Центральная детская библиотека

Салават купере редакциясе кунакта!

Бүген Саба район китапханәсе «Салават күпере» журналы редакциясе белән берлектә “Хәзинә” дигән  квест –уены оештырды. Сабаның 12 июнь көнне булып узган коляскалар парадында актив катнашкан балалар бакчаларын үзәк мәйдәнга жыйдык. Квест – уен барышында балалар махсус карта ярдәмендә  хәзинә эзләделәр. Кызыклы һәм мавыктыргыч танып-белү биремнәре буенча 7 алан аша узып хәзинә таптылар. Матур китаплар һәм яраткан журналлары белән тагын да якынрак таныштылар. Һәр балалар бакчасы грамота белән бүләкләнде , ә балалар Салават Купере журналы һәм истәлекле бүләкләр алып таралыштылар