Уютская сельская библиотека - филиал № 24

«Тарихың зур, юлың ерак, галиҗәнап татар китабы...» - китап күргәзмәсенә күзәтү

Күпсанлы китаплар аша укучы күңеленә илһам салган, туган телебезне сакларга һәм үстерергә омтылган Татарстан китап нәшрияты быел 100 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан Оет авыл китапханәсендә «Тарихың зур, юлың ерак, галиҗәнап татар китабы...» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. “Татар әдәбияты тарихы”,”Юбиляр китаплар”,”Борын- борын заманда”  дигән бүлекләрдән торган әлеге күргәзмә аша китап укучыларга нәшриятта төрле елларда чыккан китаплар турында мәгълүмат бирелде.