Уютская сельская библиотека - филиал № 24

"Күңелле балачак"- әдәби -музыкаль сәгать

Балачак бит ул гаҗәеп киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, малайларыбызның, кызларыбызның, ихлас тормышы, балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре ап-ачык булып күренеп тора. Балачак ул- чыннан да, үзе бер кабатланмас олы дөнья.

Балаларның җәйге ялын күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештыру максатыннан 7 август көнне «Күңелле  балачак “ -әдәби- музыкаль  сәгать үткәрелде.Бу чарада балалар язучы- шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр,матур җырлар җырладылар,биюдә осталыкларын күрсәттеләр.Шулай  ук балаларны  табышмаклар, мәкальләр белән таныштыру максатыннан ”Җавабын тап”, “Дәвам ит” уеннары уйнатылды.

“Китаплы җәй ” - китап күргәзмәсенә куелган китапларга күзәтү ясалды,кызыклы әкиятләр кычкырып укылды.