Староикшурминская сельская библиотека - филиал № 21

Рәсем конкурсы: «Көзге байлык».

1 ноябрь көнне Иске Икшермә авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Көзге байлык" темасына рәсем конкурсы уздырылды. Балалар көзге муллыкны чагылдырган яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре ясадылар.Ел фасылы көз турында табышмакларга җаваплар бирделәр. Гарафиев Илгиз 1 урын, Бикбаева Алинә 2 урын, Минибаев Нариман һәм Хабибрахманова Виктория 3 урын алдылар.Катнашкан барлык балаларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.