Староикшурминская сельская библиотека - филиал № 21

Очрашу кичәсе: «Тормыш яме хатын-кыз».

3 октябрь көнне китапханәдә өлкәннәр көненә карата чәй табыны артында "Тормыш яме хатын -кыз" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәгә Иске Икшермә авыл җирлегенә кергән мәдәният оешмаларында һәм авыл җирлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез чакырылды. Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Н.Н.Нурмухаметов бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде,сәламәтлек, якыннарының күнел җылысын тоеп яшәүләрен һәм шатлык тулы озын гомер итүләрен теләде. Авыл китапханәсе мөдире С.С.Загриева кичәгә чакырылган кунакларга багышлап шигырьләр укыды, иң актив китап укучы балаларның чыгышлары тыңланды, сорау- табышмакларга җаваплар әйтелде. Өлкәннәр үзләренең яшьлек хәтирәләрен яңарттылар, бәйрәмгә чакырганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.