Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2016 елның 21 апрелендә 14.00 сәгатьтә Республика яшүсмерләр китапханәсе бинасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек” дип исемләнгән шәһәр бәйгесенең Яңа-Савин районы туры үтәчәк. 

Кичәнең мәртәбәле кунагы - шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Шәмсия Җиһангирова.

Барлык шигырь сөючеләрне кичәгә көтеп калабыз!