«Ел фасыллары»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2022 елның 19 октябрендә 15:00 сәгатьтә китапханәнең төп бинасында "Пушкин картасы" проекты буенча "Ел фасыллары"дип аталган әдәби-музыкаль кичә була. Билетларны Кассир.ру сайтында алырга мөмкин, яки сылтама буенча https://kzn.kassir.ru/obrazovanie/vremena-goda-literaturno-muzyikalnaya-gostinaya#1234188.

Чарада катнашучылар Петр Ильич Чайковскийның тормышы һәм иҗаты белән танышачаклар, авторның музыка дөньясына кызыклы юлы, талантлы һәм танылган музыкаль шедеврлары турында беләчәкләр, Чайковский исеменең Санкт-Петербургтагы мәшһүр Чижик-Пыжик һәйкәле белән бәйләнеше серен ачачаклар. Музыкаль әсәрләрне шәһәрнең музыка мәктәпләре укучылары башкарачак: 16 нчы балалар музыка-хор мәктәбе һәм Казан шәһәренең «8 нче балалар музыка мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе.