"Үзеңдә рәссам ач"

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Китапханәнең беренче катында даими укучыбыз Ленизаның картиналар күргәзмәсе ачылды.

Ганиева Лениза Марат кызы Республика яшүсмерләр китапханәсенең күптәнге һәм тугры укучысы. "Үзеңдә рәссам ач" клубы кысаларында Лениза киндердә майлы буяулар төшергән күп кенә картиналар иҗат иткән. Бу кошларның рәсемнәре, пейзажлар һәм башка образлар. Картиналарда бирелгән шигъри кәеф ел чорындагы төсләрнең бөтен массасын чагылдыра.

Лениза картиналары күргәзмәсен сез безнең китапханәдә сентябрьдән декабрьгә кадәр гадәти эш режимында карый аласыз.

Керү бушлай.