Китапханәдә үсештә үзенчәлеге булган бала тәрбияләүче ата-аналар өчен лекция узачак

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

16 сентябрь көнне 18:30да ата-аналарны психолог һәм педагоглар белән очрашуга чакырабыз.

Ралина Валеева — психолог һәм педагог, үсештә үзенчәлеге булган балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә эшли. Ул ата-аналар көн саен кичерә торган борчылу, кыенлыклар белән көрәшү буенча файдалы киңәшләр бирәчәк.

«Забота» инвалид балалар ата-аналары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надежда Титова социаль проектлар турында файдалы мәгълүмат бирәчәк.

✏️ Теркәлү өчен сылтамадан узыгыз.