Китапханәчедән сора → Эш № 105

Исэнмесез, хормэтле библиотека хезмэткэрлэре! Мина " Нэрсэ ул эссе? " соравына теория -обоснования жибэрегезче, 2 -3 бит кyлэмендэ. Рэхмэт. Унышлар телим сезгэ.
Категория: Әдәбият белеме Статус: Готов

Ответ

Исәнмесез! Белешмә хезмәте турындагы Нигезләмә белән ярашлы рәвештә түбәндәге сораулар кабул ителми: мавыктыргыч характердагы мәгълүмат бирү белән бәйләнгән (кроссвордлар чишү, интеллектуаль уеннарда, викториналарда катнашу һ.б. конкурслар); эш тәртибе, хезмәт күрсәтү регламентлары һәм төрле китапханәләр фондларына һәм коллекцияләренә керү шартлары хакындагы сораулар; укыту характерындагы мәгълүмат бирү кирәклеге белән бәйләнгән (әзер рефератлар, курс һәм диплом эшләре).  Сезнең сорауга исемлек җибәрәбез! Бу китапларны Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә таба аласыз. 1.Әдәбият теориясе : Югары уку йортлары,педагогия училищелары,колледж студентлары өчен кул. / Хатипов,Фәрит. - 2 нче басма,тулыл. - Казан : Раннур, 2002. - 352б. - ("Юлдаш"газ.к-ханәсе. 2.Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред.А.Г.Әхмәдуллин. - Казан : Татар.кит.нәшр., 1990. - 239б. 3.Әдәбият белеме:терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / [төз.:Д.Ф.Заһидуллина һ.б.]. - Казан : Мәгариф, 2007. - 231б. Матбугат өчен Версия