Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Хәзинәләр утравына сәяхәт”

   16 март көнне Исергәп урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Хәзинәләр утравына сәяхәт” исемендә интерактив уен- сәяхәт үткәрелде. Чара Г.Тукайның 130, М.Җәлилнең 110, рус балалар шагыйрәсе А.Бартоның 110 еллыгына багышланды. Уенның асылы: ике команда уенчылары һәр тукталган утрауда биремнәр чишәләр. Уенчылар биремнәргә җаваплар эзләгәндә чара өчен әзерләнгән китап күргәзмәсеннән файдалана белүләрен күрсәтергә тиеш иделәр. Командалар биремнәрен чишкән арада тамашачыларга башлангыч сыйныф укучылары М.Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Нәтиҗәдә “Синбад” командасы җиңүче дип табылды.