Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Бакчачылык серләре”

1 февраль көнне Исергәп авыл китапханәсе, “Авыл яши” республика проекты кысаларында, “Бакчачылык серләре” исеме астында, авыл җирендә яшелчә, тамыразыклар үстерүгә багышланган очрашу үткәрде.

2023 ел ахырында старт алган әлеге проектның максаты - авылда теләгән һәркемгә бизнес ачуда ярдәм итү, халыкны республиканың авыл хуҗалыгына, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү программалары белән таныштыру.

Очрашуга сарымсак үстереп, аңардан порошок ясап куллануга чыгарган, яшелчә, тәмләткечләр үстерүче Хисаметдинов Роберт Баянович һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы урынбасары Марат Мансурович Белалов чакырылды.

Роберт Баянович үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, катнашучыларның күп санлы сорауларын җавап, киңәшләрен бирде. Марат Мансурович үсемлекчелек юнәлеше буенча республика программалары белән таныштырды, район буенча әлеге юнәлештә нинди эшләр башкарылганын сөйләде. Очрашуга килүчеләрнең сораулары бик күп булды. Кунакларыбыз бер сорауны да игътибарсыз калдырмады.

Китапханәче китапханә фондыннан бакчачылык, суган- сарымсак үстерү буенча китапларга күзәтү үткәрде, очрашу истәлеге итеп, Роберт Баяновичка авылдашыбыз, күренекле язучы Миргазиян Юнысның китабын бүләк итте.

Ике сәгатькә якын барган очрашу бик файдалы үтте.