Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Балаларның якын дусты”

22-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, балалар язучысы, сценарист, прозаик, хәрби хәбәрче, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы Аркадий Петрович Гайдарның тууына 120 ел тулу уңаеннан, “Балаларның якын дусты” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

Кичәдә китапханәче язучының биографиясенә тукталып китте, иҗатына күзәтү үткәрде. Катнашучы укучылар А.Гайдарның китапларын кычкырып укыдылар.