«Бәла ишек какканчы»
22 нче ноябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, яшүсмерләр өчен, 1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, «Бәла ишек какканчы» дип аталган мәгълумат сәгате үткәрде.
Катнашучылар игътибарына авыруның тарихы, вирусның таралу юллары, синдромнар һәм риск төркемнәре, ВИЧ-инфекцияне дәвалау һәм профилактикалау турында мәгълүмат бирелде, «Яшәр өчен белергә кирәк!» дип исемләнгән буклетлар таратылды.