«Ә күңел һаман да яшь»
3 нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, өлкәннәр көненә багышланган «Ә күңел һаман да яшь» исеме астында әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Кичә табын артында үзешчәннәр, мәктәп укучылары чыгышлары белән үрелеп барды. Китапханәче яңа кайткан китапларга күзәтү ясады.