“Куркынычсызлык әлифбасы”
8 нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәчет яны лагеренә йөрүче балалар өчен “Куркынычсызлык әлифбасы” дип аталган уенлы-конкурслы иминлек сәгате үткәрде.
Балалар янгын, юл йөрү, су һ.б куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әңгәмәдә бик актив катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. “Янгын сүндерү”,”Суга батучыны коткару”, “Градусник” һ.б. хәрәкәтле уеннар уйнадылар.