Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Энҗе бөртекләре”

26-нчы апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Г.Тукай тууына 137 ел тулуы уңаеннан, “Энҗе бөртекләре” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

 

Чара Г.Тукай әдәби мирасының мәсәлләр жанрына багышланды. Габдулла Тукайның мәсәлләре исә түбәндәге аңлатма белән басылган: «Зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән һәм госманлы әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләр».

 

Мәсәлләр – кечкенә гыйбрәтле хикәяләр. Мәсәлләр ике өлештән тора. Беренче өлешендә хикәяләү килә. Икенче өлешендә – сабак була. Ягъни акыл, әдәп, әхлакка өйрәтә торган фикер үткәрелә.Катнашучылар бөек әдипнең акыл-әхлак тәрбиясе бирерлек мәсәлләрен кычкырып укыдылар, аларның мәгънәсе, асылы турында үз фикерләрен җиткерделәр.