«Чернобыль- XX гасыр фаҗигасы»
26-нчы апрельдә, узган гасырның иң зур техноген казасы – Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче блогындагы шартлауга быел 37 ел тула.
11-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Чернобыль- XX гасыр фаҗигасы» дип аталган мәгълумат сәгате үткәрде.
Китапханәче, электрон презентация ярдәмендә, фаҗига турында, шушы коточкыч вакыйганың шаһиты булган ике авылдашыбыз- һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар турында сөйләде. Барыбыз да, мондый афәтләр беркайчан да кабатланмасын, киләчәгебез якты булсын дигән теләктә калабыз.