“Ватанга хезмәт- зур хөрмәт”
22-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, “Ватанга хезмәт- зур хөрмәт” дип исемләнгән конкурслы күңел ачу кичәсе үткәрде.
Кичәгә өлкән яшьтәге гаиләләр чакырылган иде. Кунакларыбыз ике командага бүленеп, төрле күңелле ярышларда көч сынаштылар. Булган ир-егетләребез командасы уңган хатын- кызларыбыз командасыннан җитезрәк, тапкыррак булып, җиңеп чыктылар. Кичә чәй табыны артында күңелле җырлар белән дәвам итте.