Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Яшәр өчен онытма!” (“Помнить, чтобы жить”)

28 нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, авыл яшьләре өчен “Яшәр өчен онытма!” (“Помнить, чтобы жить”) исеме астында Холокост корбаннарын искә алу көненә багышлап мәгълумати танып белү сәгате үткәрде.

Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә(аеруча, яһүдләргә) карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Китапханәченең кереш сүзеннән соң, катнашучылар бу фаҗига турында саннар ишетеп тә, фашистларның ерткычлыгын фотолар аша күреп тә тетрәнделәр. Кешелек тарихында мондый вәхшилек яңадан кабатланмасын өчен киләчәк буын бу хакта күбрәк ишетергә, күбрәк күрергә, күбрәк белергә тиеш дип ассызыкланды чара ахырында.