Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

Камалыш балалары

27- нче гыйнвар көнне Исергәп авыл урта мәктәбе  китапханә  белән берлектә урта яшьтәге мәктәп балалары өчен  Ленинград блокадасы өзелүгә 73 ел тулу уңаеннан “Камалыш балалары” дип  исемләнгән  мәгълүмати  сәгать үткәрде.

Тарих укытучысы Гафиятуллин Р.Ш. чарада катнашучыларны Ленинград блокадасы тарихы белән таныштырды. Аннары укучылар Ленинград камалышы турында документаль фильм карадылар, сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан китапханәче Юсупова М.В. китап күргәзмәсе белән таныштырды.