Центральная библиотека

Күренекле шагыйрә Айгөл ханым Әхмәтгалиева белән бик җылы, дустанә очрашу

Бүген Минзәлә Yзәк китапханәсе Муса Җәлил паркында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан язучылар һәм журналистика берлеге әгъзасы, күренекле шагыйрә Айгөл ханым Әхмәтгалиева белән бик җылы, дустанә очрашу булды. Очрашуга китапханәчеләр, "Сибелә чәчәк" әдәби берләшмәсе, студентлар һәм язучының иҗатына чын күңелдән гашыйк китап укучылар җыелган иде. Язучы китап сөюче дусларны үзенең иҗаты белән таныштырды. Яңа гына табадан төшкән "Капка" исемле китабын тәкъдим итте. Тамашачылар Айгөл ханымга үзләрен кызыксындырган бик күп сораулар бирделәр. Айгөл ханым үз чиратында бик эчтәлекле итеп, җиренә җиткереп җавап бирде. Шулай ук кичәдә Айгөл Әхмәтгалиеваның сәхнә әсәрләреннән тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп әзерләнгән өзекләр күрсәтелде һәм дә Айгөл ханым сүзләренә язылган бик тә эчтәлекле җыр яңгырады.
Минзәлә Yзәк китапханәләр системасы җитәкчесе Резеда Нәҗип кызы Ягафарова үзенең изге, матур теләкләрен җиткерде. Кичә ахырында язучының иҗатына багышланган викторина тәкъдим ителде. Кичәдә катнашкан барлык китап укучылар да бик күп рухи азык җыеп, Айгөл ханымга бик күп рәхмәт сүзләре җиткереп, бәйрәмне чәй өстәле янында тәмамладылар.