Центральная библиотека

"Память народа в музеях"/“Музейларда халык хәтере”

 
20 мая в Новомелькенской сельской библиотеке к Международному дню музеев открылась книжная выставка “Память народа в музеях”. На выставке собраны книги, сведения о различных городах мира и нашей страны, местах с красивой архитектурой, музеях с богатыми сокровищами.
В последние годы возрос интерес к прошлому, истории нашей нации.
Музей-это живая история, которая никогда не умирает. Чтобы музей стал привлекательным, он должен быть привлекательным как внутри, так и снаружи. Благодаря главе Новомелькенского сельского поселения Назмутдинову З. И. был сделан красивый вид дома.
Музей в Доме культуры под названием "Кряшен җорты" мы организовали для того, чтобы поближе познакомиться с жизнью народа, его национальными особенностями. Здесь собраны материалы, определяющие национальный облик нашего народа, отражающие его прошлое, традиции, труд. Также в одном из уголков музея собраны школьные материалы
—————
20 май көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә, Халыкара музейлар көне уңаеннан, “Музейларда халык хәтере” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә дөньядагы һәм илебездәге төрле шәһәрләр, андагы матур архитектуралы урыннар, бай хәзинәле музейлар турындагы китаплар, белешмәләр тупланды.
Соңгы елларда милләтебезнең үткәне, тарихы белән кызыксыну артты.
Музей - бер чакта да үлми торган тере тарих ул. Музейга керәсе килеп торсын өчен, ул кай ягы беләндер үзенә тартып торырга, эче дә, тышы да зәвыклы булырга тиеш. Яңа Мәлкән авыл җирлеге үзидарә башлыгы З.И.Нәҗметдинов ярдәме белән, менә шундый матур йорт күренеше ясалды.
Мәдәният йортының бер бүлмәсенә "Керәшен җорты" исеме белән булган музейны без халыкның яшәеше, милли үзенчәлекләре белән якыннанрак таныштыруны күздә тотып оештырдык. Биредә милләтебезнең милли йөзен билгеләүче, халкыбызның үткәнен, гореф – гадәтләрен, хезмәтен чагылдыручы материаллар тупланган. Шулай ук музейның бер почмагында мәктәп материаллары тупланган. Музейга кече яшьтәге мәктәп балалары, укучылар, кайткан кунаклар бик теләп тартыла.