Центральная библиотека

"Великий Тукай"/" Бөек Тукай"

 
Литературный урок поэзии, посвященный великому татарскому поэту Габдулле Тукаю, провела библиотекарь Усаевской сельской биьлиотеки.
Она познакомила с выставкой «Тукай в наших сердцах!», рассказала о тяжёлом детстве поэта, о его жизни и творчестве. Ребята услышали много нового из его биографии, послушали воспоминания современников о великом сыне татарского народа. Ученики инсценировали сказки, читали стихотворения на русском и на татарском языках, в которых он затрагивал тему Родины, родного языка, жизни простого народа. В ходе мероприятия ребята отгадали загадки и ответили на вопросы викторины.
А в конце мероприятия спели песню «Туган тел», которая стала гимном татарского народа.
__________
Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган әдәби шигырь кичәсе узды. Усай авыл китапханәчесе Гәрәева Н. Г. күргәзмәгә күзәтү ясады, Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар рус һәм татар телендә Тукай шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Укучыларга Тукай әсәрләрен белү буенча викторина үткәрелде, табышмаклар әйтелде. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, укучылар фикер алышуда актив катнаштылар.
Бәйрәм ахырында татар халык гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын бергәләп җырладылар.