Центральная библиотека

"С нами жил скромный герой - его звали Папа"/"Безнең белән тыйнак герой яшәде - аның исеме ӘТИ иде"

 

По данным, полученным из сети Интернет, в ликвидации последствий чернобыльской катастрофы участвовало около 600 тыс. человек, из которых 30 тыс. погибли из-за радиационного облучения. От болезней, вызванных радиацией, страдают около 2 миллионов человек, четверть из которых – дети. Авария затронула 145 квадратных километров земли в 10 странах Европы. На ликвидацию последствий аварии срочно собрали людей со всех уголков страны. Там к работе приступили на очень короткий срок, поэтому периодически приходилось менять рабочих. Немало людей из нашей республики, района побывали в этом страшном месте.
Один из них- наш односельчан Аухадиев Фарит Мубаракович. Имея профессию автокрановщика, Фарит внес большой вклад в ликвидацию последствий аварий.
Макет Чернобыля, который дочь Лениза сделала вместе с сестрой Зилей, и стенд "С нами жил скромный герой - его звали Папа" передали музею, расположенному в Доме культуры. В ликвидации последствий Чернобыльской катастрофы наш односельчан Фарит запомнился в наших сердцах как трудолюбивый, справедливый, скромный, очень отзывчивый глава семьи, любящий своих детей и семью.
Пусть в истории человечества подобные трагедии больше не повторятся. Эхо Чернобыльской трагедии будет рассказываться еще много лет. Эту трагедию нельзя вычеркнуть из истории, поэтому люди молодого поколения должны знать и помнить о трагедии.
_______________________________
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, Чернобыль һәлакәте китергән нәтиҗәләрне бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнашкан, аларның 30 меңе нурланыш алу аркасында һәлак булган. Нурланыш китереп чыгарган авырулардан 2 миллионлап кеше иза чигә, шуларның дүрттән бере – балалар. Авария Европаның 10 илендә 145 квадрат километр җирне зарарлаган. Авария нәтиҗәләрен бетерүгә тиз арада илнең төрле почмакларыннан ашыгыч рәвештә кешеләр җыйганнар. Анда эшкә бик кыска вакытка гына кергәннәр, шуңа күрә эшчеләрне әледән-әле алмаштырып торырга туры килгән. Безнең республикадан, районнан да байтак кеше шул мәхшәргә барып эшләгән.
Шуларның берсе - авылдашыбыз Аухәдиев Фәрит Мөбарәк улы. Автокранчы һөнәренә ия Фәрит авария нәтиҗәләрен бетерүдә үзенең зур өлешен кертә. Кызы Лениза апасы Зилә белән бергәләп ясаган Чернобыль макетын һәм "Безнең белән тыйнак герой яшәде - аның исеме -ӘТИ иде" дигән стендны мәдәният йортында урнашкан музейга тапшырганнар. Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә үз өлешен кертүчеләрнең берсе булган авылдашыбыз Фәрит безнең күңелләрдә хезмәт сөючән, гадел,тыйнак, бик тә ярдәмчел, балаларын, гаиләсен яратучы гаилә башлыгы булып истә калды. Кешелек тарихында мондый фаҗигаләр башка кабатланмасын. Чернобыль фаҗигасе кайтавазы әле бик күп еллар сөйләнер. Бу фаҗигане тарихтан сызып ташлап булмый, шуңа күрә дә яшь буын кешеләре фаҗига турында белергә һәм хәтерләргә тиеш.