Центральная библиотека

Поэзии, чарующие строки/ Шигърият көче

 

Прекрасен месяц март, месяц начала весны, пробуждения природы и стремления к прекрасному. И именно в этом месяце в 1999 году по решению Международной организации ЮНЕСКО было принято решение отмечать Всемирный день поэзии. Настоящий же день рождения поэзии неизвестен, но одно можно сказать точно ― этот день был очень и очень давно. Но, как и в древние времена, поэзия актуальна и любима даже в век высоких технологий. Писать стихи – это всё равно, что уметь летать как птица. Этому нельзя научиться, а вот понимать поэзию может научиться каждый.

Сегодня, 20 марта, гостей библиотеки ждал приятный литературно-поэтический вечер «Поэзии чарующие строки» в окружении поэзии всеми любимых местных поэтов. Участники поэтического вечера, члены литературного объединения «Сибелә чәчәк» (г. Мензелинск), “Кама таңнары” (г. Нижнекамск), члены общества слепых могли выбрать любого поэта для декламации, либо прочитать стихотворения своего сочинения. Теплый прием и бурные овации были гарантированы всем!

___

Әгәр кеше дөньяга шигъри күз белән карый белә икән, димәк, җиребезгә игелек, шәфкать, иман өстәлә. Язган шигырьләреңнең җылысы белән үзең дә җылынып яшәү һәм башкаларны да җылыта белү - үзе бер талант.
Бүген, 20 март көнне, үзәк китапханәдә «Сибелә чәчәк» (Минзәлә шәһәре), «Кама таңнары» (Түбән Кама шәһәре) әдәби берләшмәләре язучылары, сукырлар җәмгыяте әгъзалары белән оештырылган Бөтендөнья шигърият көненә багышланган әдәби кичәгә барлык шигырь яратучы иҗат әһелләре җыелды. Очрашу барышында һәр каләм тибрәтүче яңалыклары белән уртаклашты. Надежда Пучкова, Нәкирә Лутфрахманова, Сәхия Федотова, Раушания Гимаева-Титова, Галина Максимова, Инзилә Галиуллина, Светлана Мусикова, Гөлназ Әхмәтшина, Равия Калинина күңел түрләреннән ургылып чыккан шигырьләрен укыдылар. Түбән Кама кунагы, безнең якташыбыз Инзилә Галиуллина башкаруында “Яшьлегем бураннары” (Гөлфия Гизатова сүз., Инзилә Галиуллина көе) җыры һәм Раушания Гимаева-Титова башкаруында “Минзәлә - Куян юлы” (Раушания Гимаева-Титова сүз. Һәм көе) җыры һәркемнең күңеленә хуш килде.

Иҗат әһелләре бик сизгер һәм күзәтүчән халык. Һәр яңа көн аларга язар өчен җирлек тудыра. Даими аралашып тору, иҗатларын укучыга вакытында җиткерү максатыннан узган әлеге чара бик күңелле узды.

#Мензелинскаяцентральнаябиблиотека
#ГоднаучнотехнологическогоразвитиявРеспубликеТатарстан
#ГодсемьивРоссии#Международныйденьпоэзии