Центральная библиотека

“Минем җанда Галәм яши!”

26 февраль көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинның “Минем җанда Галәм яши!” дип исемләнгән юбилей кичәсендә безнең җитәкчебез, Ягафарова Резеда Наҗип кызы да булып кайтты.
Анда җитәкчеләр, әдәбият-сәнгать вәкилләре, төрле район-шәһәрләрдән килгән күпсанлы кунаклар катнашкан.
Факил Сафин сүзләренә язылган бик күп җырлар яңгыраган. Шәһәрнең төрле мәктәпләреннән килгән балалар Факил абыйларының берсеннән берсе матур шигырьләрен сөйләгәннәр. Театр артистлары «Саташып аткан таң» роман-трилогиясеннән сәхнәләштерелгән өзеген күрсәткәннәр.
Юбилей кичәсе бик эчтәлекле һәм җылы, күркәм атмосферада узган.