Центральная библиотека

"Слово белое в лицебелого" / "Сүзе аның йөзе ак"

 


В Деуковской сельской библиотеке к 85-летию писателя-сатирика Фанзамана Баттала была организована книжная выставка "Слово белое в лице белого". Знакомились с его творчеством и произведениями.
Сатирический писатель Фанзаман Баттал родился в деревне Урсу Мензелинского района Татарстана в семье крестьянина, который был лишен избирательных прав как сын «врага народа», «кулака» и религиозного деятеля, имущество которого неоднократно конфисковывалось. Когда будущему писателю исполнилось девять лет – в 1948 году – его отца и мать вновь отправили в ссылку. После их отъезда в семью из пяти и без того голодных детей-сирот вошла болезнь под названием корь, которая унесла жизни братьев и сестер Фанзаман. Осиротевший подросток был вынужден уехать в Кузембетьевский детский дом, где продолжил начатое в родном селе обучение. Через три-четыре года после возвращения родителей семья Фанзаманов обосновалась в Мензелинске. Там же учился в средней школе им.
________________________
Дәвек авыл китапханәсендә сатирик язучы Фәнзаман Батталга 85 ел тулу уңаеннан «Сүзе акның йөзе ак»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Аның иҗаты һәм әсәрләре белән таныштык.
Сатирик язучы Фәнзаман Баттал Татарстанның Минзәлә районы Үрсу авылында «халык дошманы», «кулак» һәм дин әһеленең улы буларак сайлау хокукларыннан мәхрүм ителгән, мал-мөлкәте кат-кат конфискацияләнеп, ике мәртәбә сөргендә булып кайткан крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Булачак әдипкә тугыз яшь тулган вакытта – 1948 елда – аның әтисен дә, әнисен дә кабат сөргенгә озаталар. Алар киткәч, болай да ач биш ятим баладан гына торган гаиләгә кызамык дигән авыру кереп, Фәнзаманның эне-сеңелләрен бер-бер артлы якты дөньядан алып китә. Тома ятим калган яшүсмер малай райондагы Хуҗәмәт балалар йортына китәргә мәҗбүр була һәм туган авылында башлаган укуын шунда дәвам иттерә. Өч-дүрт елдан әти-әнисе котылып кайткач, Фәнзаманнар гаиләсе Минзәләдә төпләнеп яши башлый. Фәнзаман шунда Вахитов исемендәге урта мәктәптә укып, 1957 елда аны тәмамлый. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләре, кечкенә хикәяләре, мәкаләләре белән район газетасында һәм «Пионер» (хәзерге «Ялкын»), «Чаян» кебек республика матбугатында исеме күренә башлаган яшь каләм тибрәтүчене, үзе әйтмешли, «яшь тайны йөгәнләп колхоз эшенә алып киткән кебек», район газетасы редакциясенә эшкә йөгәнлиләр. Анда ул гаскәри хезмәткә алынганчы бер ел чамасы эшли, актив рәвештә төбәк һәм республика газеталарында языша.
#ГодсемьивРоссии
#Россиядәгаиләелы
#ГоднаучнотехнологическогоразвитиявРеспубликеТатарстан
#Татарстанреспубликасындафәннитехнологикүсешелы
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапханәсе