Центральная библиотека

«Театр живет именем Камала»/ «Театр Камал исеме белән яши»

«Театр живет именем Камала»/ «Театр Камал исеме белән яши»

Галиасгар Галиакберович Камалетдинов родился 6 января 1879 года (по старому стилю 25 декабря 1878 года) в Казани в семье мелкого ремесленника. Галиасгар Камал человек, который внес большой вклад в развитие татарского национального театра. Он, помимо пополнения репертуара театра драматическими произведениями, работал актером и режиссером в труппе «Сайяр». Положил начало династии актеров в истории татарского театра: привел на сцену братьев и сестру. Позже и сын Анас стал драматургом, режиссером и актером.
22 декабря 1906 года в Казани в здании нового клуба был поставлен первый официальный спектакль — перевод Г. Камала «Кызганыч бала». Этот яркий спектакль, организованный при непосредственном участии и практическом содействии писателя, вошел в историю татарской культуры как дата рождения татарского профессионального театра.
В библиотеке обсуждали жизнь и творчество писателя, предлагали читателям его книги.

Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов 1879 елның 6 гыйнварында (искечә 1878 елның 25 декабрендә) Казанда үз кул көче белән көн күрүче вак һөнәрче гаиләсендә туа. Г.Камал — татар милли театрын үстерү эшенә зур көч куйган шәхес. Ул, театр репертуарын драма әсәрләре белән баетудан тыш, «Сәйяр» труппасында артист һәм режиссер булып та эшли. Татар театры тарихында актерлар династиясен башлап җибәрә: энеләрен һәм сеңлесен сәхнәгә алып килә. Соңрак улы Әнәс тә драматург, сәләтле режиссер һәм артист булып китә.
1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клуб бинасында беренче рәсми спектакль — Г.Камалның тәрҗемә әсәре «Кызганыч бала» сәхнәләштерелә. Әдипнең якыннан катнашуы һәм практик ярдәме белән оештырылган әлеге ачык спектакль куелу көне татар мәдәнияте тарихына татар профессиональ театрының туу датасы булып теркәлә.
Китапханәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында фикер алыштык, китаплары укучыларга тәкъдим ителде.

#ГодсемьивРоссии
#Россиядәгаиләелы
#ГоднаучнотехнологическогоразвитиявРеспубликеТатарстан
#Татарстанреспубликасындафәннитехнологикүсешелы
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапханәсе