Центральная библиотека

"Декада пожилых"/ "Год педагога и наставника"

"Декада пожилых"/ "Год педагога и наставника"

29 сентябрь көнне Аю авыл китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасы белән берлектә "Өлкәннәр декадасы", Россиядә "Укытучы һәм остаз елы" уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераны, ветеран укытучы Гатауллин Хәсәнҗан ага белән очрашуга бардык. Бүгенге көндә кызы Рәсимә ханым тәрбиясендә яшәүче, олуг яшьтә - 97 яшен тутырган Хәсәнҗан ага балаларны күтәренке кәеф белән каршы алды. Очрашу дәвамында аның йөзендә көләч елмаю балкып торды һәм педагогларга хас булган зыялылык чагылып торды. Озак еллар укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән ветеранның чын мәгънәсендә остаз, педагог булганлыгына тагын да ныграк инандык.
Максат: Балаларда кече яшьтән үк өлкәннәргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Ветеран укытучы белән, шәхес буларак якыннан танышу. Патриотизм хисләре тәрбияләү.
___
29 сентября Аюская сельская библиотека совместно с детским садом "Милэшкэй" приурочив к "Декаде пожилых", также к "Году учителя и наставника" в России посетили ветерана ВОВ и ветерана труда Х.Н.Гатауллина. Сегодня Хасанжан ага, живущий под опекой своей дочери Расимы ханум, несмотря на преклонный возраст - 97 года, встретил детей с большим воодушевлением. На протяжении всей встречи на его лице сияла улыбка и проявлялась интеллигентность, присущая педагогам. Мы еще больше убедились в том, что ветеран, долгие годы проработавший учителем, директором школы, является настоящим наставником, педагогом.
Цель: Воспитание у детей с раннего возраста чувства уважения к старшим. Познакомить детей поближе с учителем-ветераном как с личностью. Воспитание чувства патриотизма.
#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвТатарстане
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#ТатарстанРеспубликасындамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#Аюавылкитапханәсе
#Аюскаясельскаябиблиотека