Центральная библиотека

"Навеки в человеческих сердцах"/ "Гомергә ул күңел түрендә"

 "Навеки в человеческих сердцах"/ "Гомергә ул күңел түрендә"

Видный представитель татарской детской литературы советского периода и герой Отечественной войны 1941-1945 годов Абдулла Алиш родился в сентябре 1908 года в селе Куюк Спасского района в семье земледельца среднего достатка. В этой дружной, уважаемой и трудолюбивой многодетной семье Абдулла с ранних лет рос мудрым и расчетливым мальчиком.  Личная борьба Абдуллы Алиша с фашизмом в плену живет в сердцах нашего народа как пример мужества, самоотверженности. В Деуковской сельской библиотеке была организована выставка «Навеки в человеческих сердцах» в честь писателя. Время от времени библиотека обогащаемся новыми книгами Абдуллы Алиша, что очень радует. Дети особенно любят книги «Болтливая утка», «Нечкебиль», «Хвосты». 

--------

Совет чоры татар балалар әдәбиятенең күренекле вәкиле һәм 1941-1945 еллардагы Ватан сугышы каһарманы Абдулла Алиш 1908 елның сентябрь аенда Спас районы Көек авылында урта тормышлы игенче гаиләсендә дөньяга килә. Абдулла шушы тату, хөр фикерле һәм хезмәт сөючән ишле гаиләдә кечкенәдән үк зирәк һәм зихенле малай булып үсә. 1929 елда "Яшь ленинчы" (хәзерге "Сабантуй") газетасында "Әти эчмә" дигән беренче хикәясе басылып чыга. Утызынчы еллар- Абдулла Алишның әдип буларак иң күп язган, әсәрләре белән үзен яшь укучыларга таныткан чор буларакта үзенчәлекле. Балаларның сөекле язучысы итеп таныткан әдәби өлкә ул - әкият - хикәят жанры. Абдулла Алишның әсирлектә фашизмга каршы шәхси көрәше батырлык, фидакарьлек үрнәге буларак халкыбыз күңелендә яши. Китапханәдә язучы турында даими рәвештә күргәзмә эшләп тора. Әледән әле яңа китаплар белән баетабыз. Балалар бигрәктә "Сертотмас Үрдәк", "Нечкәбил", "Койрыклар" дигән китапларын яратып укыйлар.

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Татарстанреспубликасындамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапханәсе