Центральная библиотека

Литературный Сабантуй

#Мензелинскаяцентральнаябиблиотека

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвТатарстане
#Литературныйдесант
7 июля в парке имени Ленина центральная библиотека провела Литературный Сабантуй для членов литературных объединений "Сибелә чәчәк” (г. Мензелинск) и “Ләйсән” (г. Набережные Челны).
Количество участников: 16 человек.

Татар халкының милли гореф-гадәтләре әлегесе көнгә кадәр сакланып килә.
Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе - Сабантуй. Сабантуй - дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра.
7 июль көнне Ленин исемендәге паркта Үзәк китапханә тарафыннан оештырылган әдәби Сабантуй да “ТАТМЕДИА” АҖ “Минзәлә-информ” филиалы каршындагы “Сибелә чәчәк” әдәби иҗат берләшмәсе һәм Яр Чаллыда эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларын очраштырды. Бәйрәмгә кунак булып шул берләшмәләргә йөрүче авторлар килгән иде.
Сабантуй бәйрәмен Зөләйха Гыйләҗева (Яңа Мәлкән), Мөслимә Гайниева (Тауасты Байлар), Фәнис Нуретдинов (Яр Чаллы) “Бирнә җыю” күренеше белән башлап җибәрделәр.
Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. “Чүлмәк вату” ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучыларны күзәтеп тору үзе бер күңелле. Язучылар сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар.
“Күз бәйләп уенчык кисү”, “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уеннары да кызыклы булды. Һәммәсе уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.
Бәйрәмне йомгаклап, хөрмәтле язучыларыбыз киләсе Сабантуйларында актив катнашырга сүз бирделәр.
Шулай итеп Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек көч биреп тора.
Катнашты: 16 кеше.