Центральная библиотека

"Слава Героев вечна"

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Татарстанреспубликасындамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапханәсе
1941 елның 22 июнь иртәсе. Кояшлы иртә ни өчендер моңсу да, шомлы да тоела. Бөтен авыл буенча таралган дәһшәтле хәбәр, авыл халкын борчуга сала. Сугыш башланган…
Безнең Дәвек авылыннан да сугышка 320 ир-егетебез китә. Алар безнең бүгенгесе тыныч тормышыбыз өчен көчләрен дә, гомерләрен дә аямыйлар. 174 авылдашыбыз яу кырында батырларча һәлак булып ятып калалар, 50 авылдашыбыз хәбәрсез югала. Аяусыз сугыштан исән - имин авылга әйләнеп кайтучылар 96 кеше. Авылдашларыбыз һәм балалар белән авылыбыздагы яңартылган һәйкәл янында авылдашларыбызны искә алып бер минут тынлык игълан иттек.
Искә алыйк үткән сугышларның, Бер минутлык тынлык белән илем. Тыныч булсын илләр, чәчәк атар җирләр, Бер минутлык тынлык бу Геройлар өчен. Хәтер китабыннан Дәвек авыллыннан сугышка киткән авылдашларыбыз ны барладык. Шигырьләр укыдык. Китапханәдә "Батырларның даны мәңгелек" дип исемләнгән күргәзмә ясап куелды.
Утро 22 июня 1941 года. Солнечное утро почему-то кажется и грустным, и мрачным. Страшная весть, которая разнеслась по всей деревне, встревожила сельчан. И из нашего села Деуково на фронт ушли 320 мужчин. Они не жалели ни сил, ни жизни ради нашей сегодняшней мирной жизни. 174 односельчан пали смертью храбрых на полях сражений, 50 пропали без вести. С ожесточенных боев вернулись в село живыми 96 человек. Мы с односельчанами и детьми почтили минутой молчания память односельчан у обновленного памятника, поговорили о предках, читали тематические стихи. В библиотеке была организована выставка "Слава Героев вечна".