Центральная библиотека

"Батырларның исемнәре җуелмый"

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвТатарстане
#9мая#ДеньПобеды
#Аюскаясельскаябиблиотека
5 май көнне Аю авыл китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасы белән берлектә "Батырларның исемнәре җуелмый" исеме астында батырлык дәресе үткәрде. Балаларга Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында сөйләдек, орден һәм медальләр белән бүләкләнгән авылдашларыбызны атадык. Сугыштан кайта алмаганнарның исемнәре мәңгелеккә саклансын өчен Хәтер китабына кертелүен аңлаттык. Шулай ук 1943 елда фронттан килгән солдат хатларын укып, кыр почтасы турында да мәгълүмат бирдек.
Балалар белән 9 май алдыннан, балалык еллары сугыш чорына туры килгән өлкәннәрне котлау өчен открыткалар ясадык.
Максат: Сугышта катнашкан авылдашларыбызга карата хөрмәт тәрбияләү. Балаларда кече яшьтән туган илне ярату хисе тәрбияләү.