Центральная библиотека

"Кыргый табигатькә сәяхәт"

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвТатарстане
#Кадряковскаясельскаябиблиотека
3 марта Кадрәк авыл китапханәчесе "Ландыш" балалар бакчасында булды. Тәрбияче Гилязова Л.А. белән бергә балалар өчен "Кыргый табигатькә сәяхәт" дип исемләнгән танып белү уены уздырдык. "Кызыл китап" белән таныштырдык. Балалар дидактик уен ярдәмендә дөрес итеп кыргый һәм якын- тирәдә яшәүче хайваннарны икегә бүлделәр. Пазл җыйдылар, табышмакларга җавап таптылар. Китаплар белән таныштылар.
Максаты: Кече яшьтән табигатьне сакларга һәм якларга өйрәтү.