Центральная библиотека

"9 декабрь - Ватан Геройлары көне"

ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#125летМензелинскийМЦБ #юбилей
#Подгорнобайларская
9 декабрь - Ватан Геройлары көне. Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. Без бүген әлеге дата уңаеннан, Тауасты Байлар авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә, "9 декабрь - Ватан Геройлары көне" дигән батырлык дәресе үткәрдек. Минзәлә районы буенча Советлар Союзы Геройларын барладык. Шулай ук Ленин ордены кавалеры, тупчы, гвардея лейтенанты Байлар авылы егете Гатин Салихҗан турында бик күп мәгълүмат алдык. Туган илне яратуларын яу кырында һәм хезмәт фронтында тиңсез батырлыклары белән раслаган бу данлыклы якташларыбыз, ни кызганыч, бүген арабызда юк инде. Әмма аларның Ватан хакына кылган каһарманлыклары онытылмый, исемнәре халык күңелендә яши. Алар яшь буын өчен Ватанга бирелгәнлек, туган илгә тугрылыклы хезмәт итү үрнәге булып торалар.