Центральная библиотека

"Рәхмәт сиңа , хатын -кыз!“

#Россиядәхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#Бикбауавылыкитапханәсе
26 нче ноябрь көнне Бикбау авылы китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан "Рәхмәт сиңа , хатын -кыз!“ дип аталган күргәзмә куелды.
Бүгенге көндә без, зирәклелек, юмартлык, хезмәт сөючәнлек үрәнге булган хатын-кыз - анага тирән хөрмтебезне белдербез. Бу бәйрәм балалар үстерче,
тәрбияләүче, алар тормышта үз юлларын тапсын өчен күп көч һәм сабырлык күрсәтүче барлык әниләргә багышлана. Илебездә ана образы аерым кыйммәткә ия. Шагыйрьләр, рәссамнар тарафыннан сурәтләнүче Россия хатын- кызы нәзакәтлелек һәм рухи ныклыкны гәүдәләндерә. Юкка гына Бөек Ватан сугышы елларында илне саклауда төп символ итеп Ватан - Ана чакыруы алынмый. Җирдәге һәрнәрсә ана мәхәббәте белән өретелгән. Без әниләребезгә тормыштагы көндәлек мәшәкатьләре, йокысыз төннәре, эчкерсез мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәбез, болар барысы бергә безнең яшәешебезне та гын да мәгънәлерәк, безне бхетлерәк итә. Шунысы куанычлы, илебез, республикабыз, районыбыз социаль сәясәтенең төп кайгырту кыйммәте дә хатын - кыз -ана була бара.