Центральная библиотека

Кәрим Тинчурин

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Подгорнобайларская сельская библиотека.
Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Ул үзенчәлекле режиссер, артист, оста хикәяче, педагог буларак та билгеле. К. Тинчурин иҗат иткән әсәрләр һаман да халык күңелендә яши, укыла, сәхнәдә уйнала. Талантлы драматург, олы гуманист, фәлсәфәче әдип әсәрләре безнең белән киләчәккә атлый. Без бүген авылыбыз яшьләре белән язучының иҗаты белән тагын бер кат якыннанрак таныштык. Әсәрләреннән өзекләр укыдык. Һәр укыган әсәрне анализлап, фикерләр алыштык. Язучының әдәби мирасы, бигрәк тә драма әсәрләре заман үткән саен тирәнрәк мәгънә төсмере ала баралар һәм сәхнәдә яшәүләрен дәвам итәләр.