Центральная библиотека

“Күңел сине эзли...”

2022 нче елның 18 нче май көнне Минзәлә китапханәсендә зур кунак - Тауасты Байлар авылында яшәп иҗат итүче җирле шагыйребез Фәрит абый Миргалимов булды. Фәрит абый - Минзәлә районында билгеле кеше. Гомере буе киң кырларда иген үстергән, агороном булып эшләгән Фәрит абый инде берничә дистә ел күңелендәге хисләрен ак кәгазьгә шигырьләр итеп төшерә. Әлеге шигырьләр, җыентыклар булып, укучыларга барып җитә. Шушы көннәрдә генә аның “Күңел сине эзли...” дип аталган тугызынчы шигырь җыентыгы басылып чыкты. Фәрит абыйның безгә кунакка килүенең төп сәбәбе дә - әнә шул китабын китапханәгә бүләк итәргә килү.
Әлеге җыентык Фәрит абый өчен аеруча кадерле, чөнки бу китабын ул күп еллар бергә тату гомер иткән, кызганычка, күптән түгел генә гүр иясе булган тормыш иптәше Мөкәррәмә апага багышлаган. Җыентыктагы бик күп шигырьләре дә яраткан хатынына багышлап язылган. Искиткеч җылы хисләр, чиксез ярату һәм хөрмәт белән тулы бу шигырьләр безне бер-беребезнең кадерен белергә, яшәү ямен тоярга өйрәтә, җирдә саф һәм изге хисләр, ярату барлыгына тагын бер кат ышандыра. Яшәү мәгънәсенең матди байлыкта түгел, бәлки, бер-береңне яратуда, рухи бөеклектә икәнен искәртә.
Фәрит ага Миргалимов – китапханәбезнең якын дусты, киңәшчесе һәм рухи ярдәмчесе. Безне якын иткәнегез, китапханәчеләргә хөрмәтегез өчен зур рәхмәт Сезгә, Фәрит абый. Алдагы көннәрдә дә сезгә исәнлек-саулык, рухи көч, иҗади илһам һәм яшәү ныклыгы телибез. Тиз арада унынчы китабыгызны да күрергә насыйп булсын, тагын бик күп җыентыкларыгыз басылып чыгуын телибез, кабат Сезне китапханәбездә көтеп калабыз. Ә шигырь сөюче дусларыбызга Фәрит абыйның әлеге җыентыкка кергән бер шигырен тәкъдим итәбез.

Күз алдымнан китмәс.
Фәрит Миргалимов
Көтмәгәндә язмыш минем
Кулларымнан каерды.
Гомер иткән, янып сөйгән
Хатынымнан аерды.

Ялгыз калдым, чыдый алмыйм,
Йөрәктәге сагышка
Мөккәрәмә җаныкаем
Истән чыкмый ялгыш та.

Тәкъдир аны алып китте
Кире кайтмас урынга.
Нишлисең бит безнең гомер
Аллаһыбыз кулында.

Әллә тормыш иптәшемә
Күз тидеме, аңламыйм.
Искитмәле яхшы кеше
Иде, мин һич алдамыйм.

Беркайчан да, беркемгә дә
Дорфа сүзләр әйтмәде.
Үзенеке итеп күрде,
Кызым белән әнкәйне.

Авыр миңа, чыдап булмый,
Аяусыз да соң үлем.
Зиратына барып дога
Кылдым әле мин бүген.

Беренчесе генә булмас,
Күп тапкырлар барырмын.
Күз алдымнан мәңге китмәс
Йөзе сөйгән ярымның.

(Тауасты Байлар,28 сентябрь, 2021 ел)