Даут Гобәйдигә 150 ел «Даут Гобәйди - мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе»

20 сентябрьдә күренекле әдип, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәгърифәтче Даут Гобәйдинең тууына 150 ел тула.

Даут Гобәйди 1873 елның 20 сентябрендә Кыдырлы авылында дөньяга килә. Әнисе ‒ Мәликә Әхмәтҗан кызы. Әтисе ‒ Гобәйдулла Зәйнулла улы. Ата белән ана уллары Давыт һәм аның бертуганы Нәҗибне карап үстерү бәхетенә ирешә алмыйлар ‒ бик иртә вафат булалар. Берсеннән-берсе ике кечкенә малай әби белән бабай кулына кала. Озакламый бабалары Зәйнулла да дөнья куя, хуҗалыктагы төп эшләр унике яшьлек Даутка йөкләнә. Башлангыч белемне ул Кыдырлы мәдрәсәсендә ала. Аннары энесе Нәҗипне ияртеп Иж-Бубый мәдрәсәсенә юнәлә.
Биредә сабак бирү, дөнья көтәргә өйрәнү белән генә чикләнмиләр, хәзергечә әйтсәк, класстан тыш чараларга җитди әһәмият бирелә. Күңелле кичәләр үткәрү, шигырьләр сөйләү, спектакльләр кую, җырлау-бию гадәти күренешкә әйләнә. Җор сүзле, яңгыравык тавышлы шәкерт Даут матур итеп җырларга, оста итеп скрипкада уйнарга өйрәнә. Кичәләрдә дә актив катнаша. 1897 елда мәдрәсәне тәмамлганнан соң, үзенең туган авылына кайтып, малайлар өчен җәдитчә мәктәп ача. Бубилар үрнәгендә, Кыдырлы авылы тарихында беренче буларак, кызлар мәктәбе дә эшли башлый. Бинасын әбисенең сараен төзекләндереп ясый. Мордыбый авылында озак еллар рус теле уктыкан Арслангали Моратовтан рус теле һәм әдәбияты буенча махсус дәресләр ала. 1902 елда Уфага Диния нәзарәтенә барып муллалыкка имтихан тота һәм имам-хатыйблык указы ала.
Даут авылдашлары арасында зур ихтирам казана. Иске Кызылъяр авылы кешеләре 1905 елда алдынгы карашлы, укымышлы Даут Гобәйдине үзләренә мулла һәм мөгаллим итеп чакыралар. Алар, имзалар җыеп, Уфа Диния нәзарәтенә үтенеч җибәрәләр, аннан ризалык алуга ирешәләр. Шул елдан башлап Даут мулла үзенең бөтен гомерен, белемен һәм сәләтен шушы авыл халкына хезмәт итүгә багышлый.