История Табарлинской сельской библиотеки
Тәбәрле авыл китапханәсе.
Архив чыганаклары раславынча, Әгерҗе районының Тәбәрле авылында җәмәгать китапханәсе 113 ел элек оештырылган. Ул заманнан алып хәзергәчә төрле кыенлыклар һәм күтәрелеш чорларын кичергән авыл китапханәсенең үткәне белән танышыйк.
Татарстан Республикасының Әгерҗе районына керә торган Тәбәрле авылында беренче татар җәмәгать китапханәләре 1907 елда ачылган .
Тәбәрле авылындагы китапханәне үз карамагындагы мәдрәсәдә оештыру өчен Шаһхәйдәр мулла Бикчуринга китаплар алырга акча бирелгән. 1907 елда Тәбәрле китапханәсе өчен татар телендәге «Вакыт» (Оренбург), «Йолдыз» (Казан), «Нур» (Петербург) газеталары, «Әд-дин вәл-әдәп» (Казан) журналы яз- дырылган, дини-әхлакый, әдәби, авыл хуҗалыгы һәм башка тармаклар буенча китаплар сатып алынган. Китапханәнең иң башта авылдагы ике мәдрәсәнең берсе бинасында урнашкан .
Моннан тыш, Тәбәрледә 1911 елда оештырылган рус-татар земство мәктәбенең аерым үз китапханәсе булган. 1913 елда Алабуга өяз идарәсе тарафыннан Тәбәрле земство мәктәбенә рус әдәбияты, тарих, табигать белеме, география һәм башка фәннәр буенча барлыгы 79 исемдәге китап җибәрелгән.
Китапханә фонды елдан-ел яңа китаплар белән тулыланып барган.
1917 елның Октябрь революциясеннән соң авыл китапханәсе коммунистик идеология, иҗтимагый һәм сәяси шартлар таләбенчә үзгәртелгән. Беренче нәүбәттә дини эчтәлектәге һәм тора-бара, гомумән, гарәп язуындагы китаплар гамәлдән чыгарылган.
Архив документларында язылганнарга караганда, 1917 елдан алып 1920 еллар башына кадәр Тәбәрле китапханәсенең мөдире Шәмсетдин Шәрәфетдинов (1894-1974) булган.
Өяз үзәге Алабуга шәһәрендә1920 елда өч айлык китапханәчеләр курслары оештырылган. Өяздәге китапханәләр Алабугадагы китапханә коллекторы аша тәэмин ителгәннәр.
Егерменче елларда авылда китапханә һәм Кызыл почмак өчен аерым бина булмаган. Ул чорда волость комсомол комитеты секретаре булып эшләгән Мөхәммәт Ишманов китапханә һәм Кызыл почмак оештыруда Сокман авылы комсомоллары үрнәге күп авылларда кулланылды дип яза. Ягъни, икешәр йорты булган крестьяннар бер өйләрен өчәр ай срокка чиратлап китапханә итеп файдаланырга комсомоллар карамагына биреп торганнар.
1924 елда Тәбәрле китапханә мөдире Гөлсем Муллахмәтова булган. Ул вакытта авыллардагы уку йортлары берләштерелеп, кечерәкләре зурларына кушылган. Сарсак- Омга волость башкарма комитетының 1924 ел 1 апрель карары нигезендә Яңа Аккуҗа авылындагы уку йорты Тәбәрленекенә кушылган. Ул елның көзендә Сарсак - Омга волостендә барысы өч уку йорты (Тәбәрле, Көчек һәм Иж-Бубый авылларында) эшләгән. Волость өчен бу бик аз булган, әлбәттә. Аларга күпчелеге яшьләр йөргән, татарча газеталар җитәрлек, ләкин китаплар аз булган. Газеталардан ул вакытта «Кызыл Татарстан», «Кызыл яшьләр», «Учительская газета» һәм журналлардан «Безнең юл», «Кызыл авыл», «Чаян» алдырылган.
1924 елның ноябрендә китапханәче Г. Муллахмәтованы алыштырып, бу вазыйфа Фатыйх Вәлиевкә (1893-1969) тапшырылган.
Ул елларда китапханәгә авылдагы укый-яза белмәүчеләрне грамотага өйрәтү дә йөкләнгән. Аң-белем бирү максаты йөкләнгән клуб белән китапханәнең озак еллар бергә булып һәм «уку йорты» дип аталып йөртелүләре 1920 нче елларда башланган.
1930 елда авылыбыз муллалары һәм мәзиннәре раскулачивать ителеп, бөтен мөлкәтләре тартып алынганда, аларның китаплары да конфискацияләнгән. Шаһхәйдәр мулла Бикчуринның бик күп китапларын, дин һәм искелек калдыгы буларак, яндыру өчен мунчаларына илтеп өйгән булганнар. Ул өемнән кача- поса кайбер китапларны алып, саклап калучылар булган. Мулланың конфискацияләнгән китаплары арасында 1907 елдан тупланып килгән авыл китапханәсе китаплары да булганлыгы аңлашыла.
Дәһшәтле утызынчы еллардан соң гарәп язулы иске китапларны өйдә тоту һәм саклау куркыныч булган. Андый кешеләр искелек тарафдары, совет дошманы кебек каралган. Тик авылдашлар ата-бабаларыннан калган китапларны яшереп булса да сакларга тырышканнар.
Утызынчы елларда китапханә авылдагы икенче мәхәллә мәчете бинасында урнашкан.
1932 елда хуҗалык эшләрендә алдынгы күрсәткечләргә ирешкән өчен Тәбәрле авылының «Марс» колхозы 100 сумлык китапханә (ягъни, китаплар) белән бүләкләнгән.
Тәбәрле партия оешмасы 1937 елның 2 май көнендәге җыелышында авылда уку йорты өчен аерым бина салу турында колхоз идарәсенә тәкъдим керткән. Ләкин махсус бина төзелмәгән. Шул елның сентябрь аенда авылдагы беренче мәхәллә мәчетенең югары каты клуб өчен һәм түбәнге каты Кызыл почмак өчен алынган. 1937 елдан алып китапханә шунда урнашкан. Ул елда Тәбәрледәге Кызыл почмак мөдире Әгерҗедән килгән Нурдидә Галиева булган. 1938 елда уку йорты мөдире вазыйфасын Миңнегали Шәехов үтәгән. Аннан соң Шиһапов куелган.
1939 елның 1 мартыннан Тәбәрле уку йортының (клубының) мөдире булып танылган татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең бертуган энесе Хаҗиәхмәт Гәрәев эшли башлаган.
1940 ел ахырында Тәбәрле уку йортында өч йөзләп нөсхә китап исәпләнгән, барлыгы җиде исемдәге газета (Кызыл Татарстан, Ленин юлы, Яшь сталинчы, Известия һ. б.), дүрт журнал (Татарстан, Азат хатын, Уку ударнигы, Чаян) яздырып алынган.
Бөек Ватан сугышы башлангач,1941 елның 20 октябрендә X. Гәрәев фронтка алынганнан соң, аның Вазыйфалары мәктәп директоры һәм партия оешмасы җитәкчесе Рәхимә Җәлаловага йөкләнгән. 1942 елның март аеннан клуб һәм уку йорты мөдире булып укытучы Вакыйф Зәбиров эшләгән. 1943 елның 8 гыйнварыннан 1944 елның июленә хәтле Тәбәрле авылы уку йорты мөдире булып Мәгъсүмә Җәлалова эшләгән. Аннан соң 1944 елның август һәм сентябрь айларында Сәкинә Әхмәтҗанова мөдирлек вазыйфасын үтәгән. 1944 елның октябреннән уку йорты мөдире вазыйфасы укытучы Рәшидә Вәлиевага йөкләнгән. Ул бу эшне 1946 елга кадәр алып барган.
1947 елның сентябрендә китапханәдә 374 данә китап булган, алты исемдәге газета һәм журналлар алдырылган. Ул елда Тәбәрле уку йорты һәм клуб мөдире булып Габделкави Нәҗипов эшләгән. 1948 елның 15 февраленнән уку йорты һәм клуб мөдире булып Фазлыева эшли башлаган. 1948 елның ахырыннан 1949 ел язына хәтле клуб һәм уку йорты мөдире булып Шәмсенур Бикиева эшләгән. Аннан соң Сания Зәйнетдинова һәм Гөлнәфис Шәйхетдинова эшләп алганнар. 1949 елда уку йортында китаплар һәм журналлар саны 410 данә булган. 1949 елның җәеннән 1950 ел җәенә кадәр бу Вазыйфада Илсөяр Галимова эшләгән. Аннан соң, 1952 елның март аена кадәр Мәрьям Хәбибуллина мөдирлек вазыйфаларын башкарган. 1951 елда уку йорты карамагында 1290 китап һәм журнал булып, ел дәвамында 108 укучыга өйләренә 771 китап бирелгән.
1952 елның җәеннән клуб һәм уку йорты мөдире булып Фәнилә Даутова эшләгән. Ул эшләгән чорда - 1953 елда - уку йорты клубтан аерып чыгарылган. Китапханә өчен яңа китаплар алынган. Бу турыда авылдашыбыз, район Мәдәният бүлеге инспекторы Ф.Әкәтованың (соңрак Татарстан Мәдәният министрлыгының фәнни-методик үзәгендә эшләгән, 1921-2002) район газетасында «Яңа китапханәләр» исеме белән хәбәре чыккан: «Районыбызда культура- агарту учреждениеләре саны елдан- ел арта. Шушы елның 1 июленнән Сокман, Тәбәрле һәм Яңа Бәзәкә авылларында яңа китапханәләр ачылды. Аларның һәрберсендә 500 экземплярдән артык булган китап фонды һәм шактый санда укучылар да бар инде» (Ленин юлы, 1953 ел, 20 сентябрь).
Алабуга китапханә техникумында белем алган Әнисә Сафина (Шәймәрданова) 1953 елның 1 августында Тәбәрле китапханәсенә мөдир итеп билгеләнгән. Китапханә эшенең уңай якка үзгәреше һәм аннан соңгы 50 елга якын эшчәнлек тарихы аның исеме белән бәйле. Ул 1953 елның 28 сентябрендә авыл Советы җыелышында китапханә өчен аерым бина кирәклеге мәсьәләсен күтәргән. Иске мәчет бинасында урнашкан авыл китапханәсе буш торган бер өйгә күчерелгән.
Үзе эшләгән елларны сагынып, Әнисә апа болай дип искә ала: «Китапханәнең фонды иң зур вакытта 11 мең булды. Ел саен тикшерүләр үткәрелде. Авылыбыз китапханәсенә язучылар да еш килә иде. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» китабы чыккач, үзе катнашында, укытучылар белән бергәләп, конференция оештырдык. Бу әсәрнең прототиплары Әгерҗедәге Тимер юл больницасы врачлары булган бит. Эдуард Касыймов «Гомер ике килми» дигән китабы чыккач килгән иде, конференция үткәрдек. Авыл кешеләре бик күп укыйлар һәм оста чыгыш ясыйлар иде. Шулай ук язучылардан Атилла Расих, Салих Баттал, Самат Шакир, Фатыйх Хөсни, Вакыйф Нуруллин, Гәрәй Рәхим төрле елларда китапханәбездә булып, аларның әсәрләре буенча укучылар конференцияләре уздырдык. Пенсиягә чыккач та ун ел - 2002 елның 16 декабренә кадәр эшләдем».
Тәбәрле китапханәсе 1963 елда район күләмендә алдынгылыкка чыккан. Бу турыда район газетасының 1965 елгы 7 ноябрь санында мондый мәгълүмат бирелгән: «Бик яхшы эшләүче китапханә - мөдире Әнисә Шәймәрданова булган Тәбәрле авыл китапханәсе менә шундый мактаулы исемне йөртә. Аңа бу исем 1963 елда бирелде. Әнисә - оста китапханәче. Ул эшне белеп оештыра, китап пропагандалауның бөтен формалары һәм методларын куллана. Китапханә авылдагы һәр семьяны китап укучы итеп тартуга иреште».
Район газетасының 1966 елгы 25 декабрь санында Ә. Шәймәрданованың фоторәсеме белән басылган «Үз эшенең остасы» исемле хәбәрдә мондый юллар бар: «... Ун елдан артык инде ул әнә шулай китаплар дөньясы эчендә кайный, авылдашлары арасында китап пропагандалый. Әнисә үзен оста китапханәче итеп танытты. Китап авыл халкының якын дустына әверелде. Хәзер биредә китапханәдә укучы булып тормаган бер генә хуҗалык та юк. Терлекчеләр йортында күчмә китапханә бар. Һәр терлекче - китапханәнең актив укучысы».
1967 елның гыйнварында Тәбәрле китапханәсендә 7334 китап исәпләнгән.
1969 елда авылда китапханә өчен бик шәп агачлардан, җиде тәрәзәле аерым зур бина төзелгән.
Әгерҗе районының Тәбәрле авыл китапханәсе халыкка хезмәт күрсәтү буенча социалистик ярышта югары нәтиҗәләргә ирешеп, 1971 елның 15 декабрендә Татарстан АССРның культура хезмәткәрләре Өлкә комитеты тарафыннан «Иң яхшы эшләүче китапханә» (Библиотека отличной работы) дипломы белән бүләкләнгән.
РСФСР Мәдәният министрлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Үзәк комитеты каршындагы китапханә эшләре буенча комиссия 1977 елда Бөек Октябрь революциясенең 60 еллыгы уңаеннан үткәрелгән китапханәләр смотрында Тәбәрле авыл китапханәсен җиңүче дип билгели һәм шул уңайдан махсус диплом тапшыра. Ул елда китапханә фондында 8149 данә китап булган һәм китап укучыларга ел эчендә 6812 китап бирелгән.
Тәбәрле авылы китапханәсе 1978 елда Әгерҗе районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасына керә. 1986 елда Әгерҗе районында барлыгы 39 китапханә булган. Тәбәрле китапханәсендә ул елда 415 укучы исәпләнгән.
1989 елда Тәбәрле китапханәсе яңа төзелгән культура йорты бинасының икенче катына күчерелде һәм хәзер дә шунда эшләп килә.
Тәбәрле китапханәсендә 2002 елның декабрь аеннан алып 2008 елның җәенә кадәр Нәзилә Шиһабиева эшләде. Шул вакыттан башлап хәзергәчә китапханә мөдире вазыйфасында Финисә Шиһабиева эшләп килә. Хәзер Тәбәрле авыл җирлеге идарәсенә кергән тагын өч татар авылындагы (Яңа Аккуҗа, Сокман һәм Мукшур) китапханәләр Тәбәрле китапханәсенең филиаллары булып исәпләнә. Гомуми китап фонды 15678 данә китапны тәшкил итә. Тәбәрле китапханәсендә 8700 нөсхә китап бар.
2009 елда китапханәгә 201 яңа китап кайткан, ун төрле газета һәм 11 төрле журнал килгән. Бу елда китапханәгә 251 китап укучы язылган (шул арның 76 - балалар). Аларга ел буена 5999 китап бирелгән. Райондагы 23 китапханә арасында Тәбәрле китапханәсенең эше уңай бәяләнеп, Әгерҗе районы үзәкләштерелгән китапханә җитәкчелегенең Мактау грамотасына лаек булды. Авылыбыз китапханәчесе Финисә Шиһабиева үз эшен югары дәрәҗәдә оештыруы өчен район күләмендә «2009 елның иң яхшы яшь китапханәчесе» дигән диплом белән бүләкләнде.
Китапханә турында мәкала авылдашыбыз, филология фәннәре кандидаты,Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең баш китапханәсече Раиф Мәрдановның “Тарихта тибрәлгән Тәбәрле” китабыннан файдаланып язылды.(Казан: “Тамга” нәшрияты,2011 ел.273-278 битләрендә)