Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Калфак тегү буенча мастер класс

Кадыбаш мәктәбендә калфак тегү бүенча мастер-класс узды. Әгерҗе үзәк китапханә
хезмәткәрләре Шәйхетдинова М.Р., Муллахметова Н.Н. 1-7 сыйныф укучыларын калфак тегү серләренә өйрәттеләр, калфак теккәндә кулланыла торган тукымалар һәм җепләр, бизәкләр турында тәфсилләп сөйләделәр.Кадыбаш авылы китапханәчесе дә әлеге мастер класста катнашты.
Мастер-класста катнашучы балалар бик кызыксынып, кул эшенә тотындылар. Җитез оста куллар тиз арада калфакны тегеп чыктылар.