Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

История библиотеки

История Кадыбашской сельской библиотеки

Кадыбаш авылы китапханәсе тарихы.

 

1929-1930 нчы елларда авылыбызда культура революциясе башланып китә, әкренләп укый-яза белмәүчелек һәм аз белемлелекне бетерү өчен барлык чаралар күрелә башлый. Иң алдан авылда халыкның укый-яза белү һәм белмәве турында тулы отчет алына , авыл советы каршында култьпоход оештыру турында штаб төзелә.Аңа авыл активы, комсомоллар ,укытучылар составын кертеп ,аларны ликвидаторлар – култьармислар итеп раслыйлар. Һәр култьармиска 45 яшькә кадәр булган хатын-кызлар ,яки 50 яшькә кадәр булган ирләр 15-20 кеше беркетелә.Кемнең кем булуына карамастан мәҗбүри укытулар башлана .Һәр ликвидатор үзенә беркетелгән авыл халкын укытып экзамен аша үткәрә.Шуннан соң гына алар укый-яза белүчеләр исәбенә басалар. Шуның нәтиҗәсендә 1938 елга кадәр нигездә укый-яза белмәүчелек бетерелә.Шул елларда клублар , изба- читальнялар оеша башлый.Авылның кыю яшьләре клуб сәхнәләренә күтәрелә.Безнең Кадыбаш авылында өлкән яшьтәгеләр сөйләве буенча клуб 1930 елда ачыла.Анда авыл яшьләре Гатауллин Гани,Айдаров Гата, Закирова Сара һ.б.  “Беренче май”, “ Беренче театр” дигән сәхнә әсәрләрен куялар.Клуб ул вакытта, хәзерге магазин урынында ике катлы йорт була , шуның беренче катында урнаша.Авылда беренче тапкыр кабынган мәдәният учагының җитәкчесе Назмиев Минемөхәмәт була (өлкәннәр сөйләве буенча).Аннан соң мәчет,  манарасы киселгәч клуб итеп үзгәртелә.Клублар шул ук вакытта “избач” ролендә үтиләр.Төрле елларда «избач» булып Сөләйманов Фатих абый , Донбасс якларыннан безнең авылга килен булып төшкән Яппарова Вафа апа эшлиләр. Яппарова Вафаны авылдашларыбыз бик белемле , грамотно яза белүче , русча яхшы сөйләшүче буларак искә алалар .Аның кызы Мөхитова Рәйсәнең сөйләве буенча алар еш кына әниләре янына төрле стена газеталары , лозунглар , плакатлар ясарга , язарга йөргәннәр.”Синең язуың матур “-дип Рәйсә ападан гел текстларын яздырганнар.Ул 1951 нче елларга кадәр эшли .Аннан соң “избач”ны Удмуртиянең Кияс районы Тауҗамал авылыннан безгә килен булып төшкән Сәүдә апа Фатхиева кабул итеп ала.Аның истәлекләре буенча , ул бик озак вакыт эшләмәгән , агитация эшләре безнең өстә иде , клуб белән берлектә эшләдек дип искә ала.

 

 Аннан соң Кадыбаш авылы китапханәсе 1952 нче елда авыл уртасында кечерәк кенә бер агач йортта 1800 данә китап белән үзенең эшен башлап җибәрә.Китапханәгә мөдир булып , махсус белемле яшь белгеч Барҗы авылы кызы Саимә апа килә. Ике ел эшләгәч ул туган авылына кайтып китә. Ул эшләгән чорда китапханәдә 200 китап укучы исәпләнә.

 

 

 

 

 

 Китапханәче  Рәйсә апа Балтина.

 

    1954 елда Алабуга культура-агарту училищесының китапханәчеләр бүлеген тәмамлаган Балтач авылы кызы Рәйсә апа Балтина Кадыбаш авылы китапханәсенә китапханәче итеп билгеләнә. Яшь белгеч беренче эш көненнән үк җиң сызганып эшкә тотына.Терлекчелек фермаларында, механизаторлар янында еш булу, китапны киң пропагандалау ,китап укучылар санын арттыру чараларын күрә. Балалар белән дә уртак тел таба ул. Төрле сорау-җавап кичәләре , китап укучылар конференцияләре,  тематик кичәләр үткәрә. Китапханә тиздән авыл халкының , укучыларның яратып йөри торган урынына әверелә, китап укучылар саны бик күпкә арта .Рәйсә апаның инициативасы белән Касай , Яңа Сләк , Алга авылларында күчмә китапханәләр барлыкка килә. Үзенең булачак тормыш иптәшен дә Кадыбашта очрата ул. Рәхимҗан абый –мәдәният йорты директоры , Рәйсә апа – китапханәче булып бергә оештырган концерт, спектакльләр – аларның уртак хезмәт җимешләре. Р.Балтинаның эшен югары бәяләп 1967 нче елда китапханәгә “Иң яхшы эшләүче китапханә” дигән мактаулы исем бирелә. Ул мәдәният хезмәткәрләренең 2 һәм 3 съездларында, 1968 нче елда РСФСР мәдәният хезмәткәрләре съездында делегат булып катнаша .1975 елда Рәйсә апаның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә китап укучылар саны 774 кә җитә.Ул үзенә тапшырылган эшне шулай чын күңелдән яратып эшли , кешеләрнең күңеленә хезмәте белән шатлык өсти. 1979 нчы елда Кадыбаш авылында өр-яңа ике катлы мәдәният йорты сафка баса. Китапханә иске агач бинадан , яңа ачылган  мәдәният йортының икенче катына күченә.  1980 нче елда  ул каты авырудан соң вакытсыз вафат була. Авылдашларыбыз аның турындагы якты истәлекләрне хәзер дә күңелләрендә саклый.

 

 Китапханәче Ахметшина Фаягөл  Шәрип кызы.

 

Китапханәне 1980 нче елда , шулай ук Алабуга культура- агарту училищесының китапханәчеләр әзерләү бүлеген тәмамлаган , туган авылы Кадыбашка кайтып төпләнгәнче , Ямурза авылында китапханәче булып эшләгән Фаягөл апа Ахметшина кабул итеп ала. Фаягөл апа китапханәдә эшләгән чорда үзенә максат итеп , яңа кайткан китапларны пропагандалауны куя һәм китапханәгә күбрәк китап укучыларны тарту өстендә эшли. Китапханәдә эшләгән чорда , ул нәфис сүз остасы буларак мәдәният эшендә дә актив катнаша. Фаягөл апа китапханәдә бер генә ел эшли , аннан соң ул “Таң” колхозына профсоюз председателе булып күчә. Әмма чын күңелдән китапны , китапханәне яраткан Фаягөл апа бүген дә китапханә юлына тузан төшерми , ул -иң күп китап укучы да , үзенең иҗат җимешләре китапханә үткәргән төрле бәйгеләрдә катнашучы да , безгә төрле төрле тәкъдимнәр әйтеп иҗади эшкә рухландыручы да.

 

   Китапханәче  Мөхәммәдиева   Гөлфирә Рифкать кызы.

 

1981 нче елда  китапханәгә эшкә , урта мәктәпне  тәмамлаган , Гөлфирә Мөхәммәдиева килә. Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме – кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?!  Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган «Китап –белем чишмәсе» дигән шигарь дә хәтердә әле. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Заманында китап уку буенча илебезнең беренче урында торган чаклары да булган бит. Электән үк халыкны китапханәгә китапханәченең җылы карашы, ягымлы аралашуы тартып китергән. Гөлфирә апа да ягымлылыгы , аралашучанлыгы белән күпләрне китапханә залына тарта алган. Ул вакытта авылда яшьләр күп булган ,концерт спектакльләр еш оештырылган. Гөлфирә оста җырчы ,нәфис сүз остасы буларак аларның үзәгендә булган. Яшьләр һәр елны спектакль белән район смотрында катнашканнар һәм смотрда җиңеп  Арчада , Казанда чыгыш ясаганнар .Ул елларда авылда эшләп килүче хатын-кызлар советы белән берлектә төрле тематик кичәләр үткәргәннәр. Гөлфирә Мөхәммәдиева Кадыбаш авылы китапханәсендә 1984 нче елга кадәр эшли, ә аннан китапханәне Ситдикова Люция кабул итеп ала . Бүгенге көндә Гөлфирә апа гаиләсе белән Башкортстан Республикасында яши.

 

 Китапханәче Ситдикова Люция Лотфулла  кызы.

 

          1984 нче елда китапханәне Ситдикова Люция кабул итеп ала. Ул аңа кадәр Алабуга культура агарту училищесының хор бүлеген тәмамлап, Кадыбаш мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли.Люция китапханәдә эшләгән чорда төрле тематик кичәләр :”Буыннар очрашуы”, “Туган ягым-гомер таңым” , “Хезмәте барның – хөрмәте бар” , “Исәнме нәни гражданин” , сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрә. Авылның мәдәни тормышында актив катнаша.Китапханәче  бер караганда бик җиңел һөнәр кебек. Шулай бит инде: укучыга китапны табып бирәсең, китергәч, урынына куясың. Ләкин китапханә эшенең  нечкәлекләрен бер җепкә тезеп карасаң, аның җаваплы,  күп хезмәт таләп иткән һөнәр икәненә ышанасың. Аның күзгә күренми торган, әмма бик зур кыйммәткә ия ягы бар. Ул үзенең хезмәтен яратуы белән укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләп кенә калмый, киләчәк буынның күңелен дә баета.
  9 ел буе   китапха­нәдә   ки­тапханәче булып эшләгән Люция  апа  китапханә бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәни укучыларны зур кунакны каршылагандай каршылаган. Бу көн аның хәтерендә якты истәлек булып гомер буе саклансын, дип тырышкан ул.

 

 – Китап укырга килгән бала белән йомшак мөгамәләдә аралашырга кирәк. Хәзерге заман баласына бигрәк тә якын килеп эшләү мөһим, – ди Люция  апа. Сабыр, кешелекле, ярдәмчел һәм сизгерлеге белән бик күп укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләгән үз чорында.

 

 Китапханәче гаять киң кырлы, өстәмә белем бирүче укытучыга охшаган. Күпме байлыкка хуҗа бит ул. Әдәби әсәрләр, энциклопедияләр, сүзлекләр ... Шуларны укучыга җиткерү, тәкъдим итә белү китапханәчедән тора. Яңа кайткан китаплар, газета-журналлар белән таныштыру өчен төрле ысуллар кулланалар. Китапка карата сакчыл караш тәрбияләп балаларда тәртип, чисталык, җаваплылык булдырырга да өйрәтә.

 

     Ул вакытта җирле радиоузелның гөрләп эшләгән чагы , атна саен төрле темага карата радиочыгыш әзерләү китапханәченең төп бурычы булып тора. Люция апа төрле темаларга лекцияләр , яңа кайткан китапларга күзәтүләр , язгы чәчү , урып-җыю чорына багышланган чыгышлар әзерләп атна саен эфирга чыга . Бүгенге көндә Люция апа лаеклы ялда .

 

Китапханәче     Каюмова Фәридә    Нәгыйм кызы.

 

1993 нче елдан башлап китапханәдә Казан мәдәният һәм сәнгать институтының китапханәчеләр бүлеген тәмамлап кайткан яшь белгеч Фәридә Каюмова эшли башлый. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр ул үзенең бөтен көчен , тырышлыгын авыл халкын китапханәгә төрле кичәләр , очрашулар , радиочыгышлар аша тарту өчен куя.Ул оештырган , алып барган кичәләр һәркемнең күңеленә хуш килерлек .Китапханә һәркөн –көндез балалар , ә кичен яшьләр ,белән гөрләп тора.Бүгенге көндә китапханә хезмәтеннән барлыгы 500 китап укучы файдалана , шуның 124 –балалар. Китапханәче һөнәре  – җир йөзендәге иң  изге һөнәрләрнең  берсе,  дияр  идем  мин. Беркемгә дә сер түгел,   бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып  бара. Күпләр хәтта, балалар өчен телевидениене  кулайрак  та күрә, әмма китапның әһәмиятен берни белән дә алыштырып булмый. Экраннарда бирелгән әзер мәгълүмат баланы стандарт рәвештә фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә. Китап  укыганда исә бала, киресенчә,  тәэсирләнергә, борчылырга һәм шатланырга өйрәнә. Ә китапханәченең төп бурычы –   укучыларны  китапханәгә чакырып та, мәҗбүриләп тә түгел, ә  укучы үзе кызыксынып килерлек итеп, төрле  чаралар  уйлап  үткәрә белү.  Үзе дә укырга яратучы, безне дә бу күркәм сыйфатка  җәлеп  итәрлек, һәрчак эзләнүдә булган  шәхес, кыскасы, үз эшенең «фанаты» булырга тиеш.  Авылыбыз  китапханәчесе    Фәридә Каюмова нәкъ менә шундыйлардан. Аның тырышлыгы белән китапханәдә әдәби кичәләр, сәнгатьле шигырь  уку бәйгеләре, викториналар, музыкаль кичәләр уздырыла, кайчан керсәң дә, яңа китаплар, басмалар  урын алган күргәзмә  белән  танышып була.Китапханәгә  халык яратып, ял  итәргә, аралашырга, яңа  белемнәр  тупларга дип килә. Китапханәче Фәридәнең  төп максаты укучыларда туган телне  өйрәнүгә һәм саклауга карата кызыксыну уяту, үз  халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә  хөрмәт тәрбияләү.  Фәридә бик тынгысыз кеше. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп эшли. Ул һәр китап укучыга  шәхес итеп карый, күңелен  күтәрә белә, баланың үз-үзенә ышанычын үстерә. Ул  укучыларга һичкайчан тавыш күтәрмәс. Матур йомшак сүзләре, ягымлы карашы белән безнең күңелдә сабырлык, тормышны ярату хисләре уята.  Фәридә бар  яктан да килгән, кешелекле, иҗади эшләүче, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, киңәшләре, җылы сүзе белән кешенең күңелен күтәрә белә.Ул эшли башлагач китапханә каршында “Асылташ” драма түгәрәге оештырыла.Һәм балалар өчен “Энҗе бөртекләре” драма түгәрәге оештырыла.Аның хезмәте , район админстрациясенең ,районның мәдәният бүлегенең , Үзәк китапханәнең Мактау грамоталары , Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән.