Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Чишмә буенда өмә

Чишмә буе чистарды
Кадыбашта 2021 елда Ерак тау чишмәсе ачылганнан бирле авыл активистлары аныө территориясен һәрвакыт чистартып торалар.
Шушы көннәрдә Мәдәният йорты директоры Алсу Сибатова, китапханәче Фәридә Каюмова, пенсионерлар Фәзилә Сибатова, Рәвия Исмәгыйлева, Рәмзия Насыйфуллина өмә оештырганнар. 
– Авылдашлар, шәһәрдән кайтучылар кыш буе чишмәдән су алдылар. Су чиста, бик тәмле. Көздән чистартылганга территориясе дә артык чүпле булмады, – ди Фәридә.
Чишмә тирәсенә авыл халкы җиләк-җимеш агачлары да утырткан булган. Менә аларына кышын куяннар зыян салган. Аларны яңартасы булыр, диләр өмәдә катнашучылар.
Алар чишмә янына бик тиздән чәчәкләр утыртырга да планлаштыралар.
– Ерак тау чишмәсе – авылдашларның, сыйныфташларның җыелу урыны ул. Шуңа аның территориясе матур, халыкны җәлеп итеп торырлык булсын дип тырышабыз, – ди Алсу.
Миләүшә Ягъфарова, Әгерҗе хәбәрләре газетасы