Кадыбашская сельская библиотека - филиал № 15

Әдәби марафон

«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) проекты Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан 2017 нче елдан башлап оештырылып үткәрелә. Проектның идея авторы һәм алып баручысы — Гатауллин Раил Мәүлет улы.«Әдәби марафон» проекты кешеләрдә яхшы гадәт — китап уку гадәтен тәрбияли, татар әдәбиятына мәхәббәт уята, кешенең рухын үстерә, үзконтрольне ныгыта, тайм-менеджмент нигезләренә өйрәтә, коммуникативлыкны арттыра, игътибарлы һәм гадел булырга өнди, яңа дуслар табу мөмкинлеген бирә, кешеләрне итәгатьлерәк һәм әдәплерәк итә һәм, алга максатлар куеп, аларга ирешергә өйрәтә торган проект.Кадыбаш авылы китапханәчесе дә бу марафонда катнашып , җиңүче дипломына ия булды