Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Новости

Өлкәннәрнең кадерен белик.

15 март көнне “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” уңаеннан Зур Кукмара авылында ялгыз яшәүче Фәүзия апаның хәлен белергә бардык. Фәүзия апа өлкән яшьтә булса да кул эшләре белән кызыксына. Аның кул эшләренә сокланып кайттык. Ул үзенең тормыш юлы белән таныштырды, безгә матур теләкләр теләп, рәхмәт әйтеп озатты.

Кошлар- канатлы дусларыбыз

14 март көнне Зур Кукмара мәдәният йортында “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” уңаеннан “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче балаларны “Кошлар- безнең дусларыбыз” дигән темага кошларга җимлекләр ясау серләренә өйрәттек. Кошларыбызга ясаган җимлекләргә ярма салып, агачларга элеп куйдык. Кошларыбызга кыш көне азык табуы авыр, шуңа аларга ярдәм итәргә кирәклеге әйтелде. Барлыгы 10 бала катнашты.

Лев Толстой иҗаты

13 март көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” уңаеннан язучы Л. Толстойның тууына 190 ел тулуга багышлап “Л. Толстой иҗаты” дип исемләнгән кичә үтте. Кичә барышында без Л. Толстойның иҗаты белән таныштык, “Өч аю” дигән әкиятен укыдык. Әлеге әкият буенча уеннар уйнадык, сорауларга җаваплар бирдек. Кичә барышында укучыларга Л. Толстойның китапларыннан күргәзмә һәм иҗаты буенча презентация тәкъдим ителде.

Дуслык

12 март көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” уңаеннан “Дуслык” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар белән дуслык турында түбәндәге матур сүзләр әйтелде, дуслык сүзенең җавабы табылды. Дус – ул сиңа һәрвакытта да ярдәмгә килүче әниең, әтиең. Дус – ул яраткан китабың, аны укыган саен укыйсы килә. Дус – ул сине белем иленең серләренә төшендерүче укытучың. Дус – ул сиңа авыр вакытта зарыңны тыңлаучы яраткан йомшак уенчыгың. Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә

Әкиятләр илендә

Балаларны халык авыз иҗатының иң киң таралган төрләренең берсе- әкиятләр аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү максатыннан "Бәләкәч" балалар бакчасында "Әкиятләр илендә" дигән темага викторина үтте. Балалар белән әкият төрләрен искә төшердек. Төрле халык әкиятләрен санап үттек.Әкияттән өзекләр укуып, исемен белергә тырыштык.

Туган телем- киңдер сиңа күңел түрем

Зур Кукмара авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан төзелгән "Туган телем- киңдер сиңа күңел түрем" дигән китап күргәзмәсе белән таныштык.

Туган телем- иркә гөлем

4 класс укучылары белән Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телем- иркә гөлем" дигән темага әдәби кичә үтте. Укучыларга туган телебез турында, аның үткәне, бүгенгесе турында мәгълүмат бирелде. Туган телебез турында риваять сөйләнде, язучыларыбызның матур шигырьләре укылды һәм туган телебезгә багышлап "Кем тизрәк?", "Танышу", "Чын татар исеме", "Сүз өстә" һ.б. уеннар уйналды. Шулай ук туган телебезгә багышланган мәкальләр искә төшерелде.Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да т

Көчле рухлылар

29 январь көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә “Көчле рухлылар” дигән акция үтте. 4-5 сыйныф укучылары (9 укучы) белән “Мәңгелек ул- сезнең батырлык” дигән китап күргәзмәсе белән таныштык. Әлеге күргәзмәдә татар һәм рус язучыларының сугыш темасына, партизаннар һәм разведчиклар турында язылган әсәрләре куелган иде. Шулай ук авылыбызның сугыш ветераннары турында папка да урын алды. Укучылар белән Ф. Кәримнең тормыш юлын искә төшердек һәм “Партизан хатыны” дигән поэмасын укып фикер алыштык. Әлеге поэмада авт

Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга

15 февраль көнне "Бәләкәч" балалар бакчасында герой шагыйрь М. Җәлилнең туган көне уңаеннан "Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга " дип исемләнгән кичә үтте. Кичәдә М. Җәлилнең тормыш юлы турында мәгъгүмат бирелде. Балалар өчен язылган "Әтәч", "Карак песи", "Күке", "Сәгать" дигән шигырьләре яңгырады. Балаларга “М. Җәлил- герой шагыйрь” дигән презентация күрсәтелде. Барлыгы 28 бала катнашты.

Чәчәк ата, яши, матурлана, туган ягым- газиз төбәгем

4 январь көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә “Чәчәк ата, яши, матурлана, туган ягым- газиз төбәгем” дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында Зур Кукмара һәм Кукмара турында фикер алыштык. Кукмарабызда урнашкан истәлекле урыннарны искә төшердек. Авылыбыздагы чишмәләрнең атамалырының барлыкка килү тарихын укып үттек. Укучылар белән Кукмара һәм Зур Кукмара авылы турында язылган китапларга күзәтү ясалды.

Тормыш яме сәламәтлек

7 январь көнне башлангыч һәм урта сыйныф укучылар белән “Тормыш яме сәламәтлек” дигән темага таудан чана шуу үтте. Укучылар саф һавада ял итте, күңел ачты.

Күңелле стартлар

10 январь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында балаларның кышкы ялын файдалы һәм кызыклы үткәрү максатыннан күңелле стартлар үтте. Барлыгы 22 укучы катнашты. Укучылар төрле спорт уеннары уйнады, ярыштылар.

Китап иң якын дустыбыз булсын

8 январь көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә «Китап иң якын дустыбыз булсын» дигән темага әңгәмә үтте. Укучыларга китап, китапларның килеп чыгышы, китап төрләре (әкиятләр, дәреслекләр, сүзлекләр, җырлар һ.б.) турында мәгълүмат бирелде. Укучыларга китапны саклап тотарга кирәклеге әйтелде. Ертылган китапларны ничек итеп ремонтларга икәне күрсәтелде. Барлыгы 7 укучы катнашты (1-5 класс). Китап иң якын дус икәне әйтелде, китапка мәхәббәт тәрбияләнде.

Яңа елга аяк басканда

1 январь көнне Зур Кукмара мәдәният йотында 13. 00 сәгатьтә балалар ёлкасы булды. Бәйрәмдә 350 ләп кеше катнашты. Килгән һәрбер балага кыш бабай бүләге бирелде.

СПИД- гасыр бәласе

1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан “СПИД- гасыр бәласе” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучыларга СПИД сүзенең мәгънәсе аңлатылды. Бүгенге көндә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуы әйтелде, статистик мәгълүматлар белән таныштырылды. Кешегә иярмичә- үз җавабыңны төгәл әйтә белергә кирәклеге әйтелде. Яшь буынны бу чирдән коткару- безнең һәрберебезнең изге бурычы

Әнкәйләргә рәхмәт әйтик

24 ноябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында “Әнкәйләргә рәхмәт әйтик” дип исемләнгән әниләр бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе әниләргә багышланган матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды.

Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә

4 октябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышлап “Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә”дигән бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмгә килгән өлкәннәребезне клубның фоесында чәй өстәле белән каршы алдык. Чәйдән соң өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм концерты күрсәтелде. Бәйрәмдә 132 кеше катнашты. Бәйрәмгә килүче өлкәннәребез зур канәгатьләнү хисе белән таралыштылар

Изге сүз

Мәрхәмәтле Татарстан атналыгы уңаеннан 29 сентябрь көнне “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Изге сүз” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Садик яшендәге балаларга изге сүзнең тәэсир итү көче зур икәнен аңлату максатыннан “Яңа чана” , “Кечкенә миләш” дигән әсәрләр укылды. Әти-әниләргә, тирә-юньдәге кешеләргә, дусларга карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләнде. Дусларыңа ярдәмчел булырга кирәклеге әйтелде.

Без бергә, без төрле

Көзге мәрхәмәтлелек атнасы уңаеннан Зур Кукмара урта мәктәбенең 1 һәм 3 нче сыйныф укучылары белән “Без бергә,без төрле” дигән темага түгәрәк өстәл үтте. (24 укучы) Укучыларга толерантлык төшенчәсе аңлатылды, бүгенге тынычлыкка омтылу, кеше хокукларын яхшы белү, толерантлык, хезмәттәшлек, әхлаклылык кебек сыйфатлар тәрбияләнде.

Сөмбелә бәйрәме

20 сентябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Фоеда яшелчәләрдән һәм чәчәкләрдән күргәзмә төзелгән иде. Бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр, көз турында шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә 150 тамашачы һәм әлеге чараны үткәрү өчен 40 лап үзешчән катнашты.