Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Новости

Җәйге мелодия

9 июль көнне Зур Кукмара мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Җәйге мелодия” дигән темага көйне тану уены үткәрелде. Укучылар белән татар, рус һәм чит ил мультфильмнарының музыкаларыннан өзекләр тыңладык. Укучылар әлеге мультфильмның исемен дөрес итеп җавап бирделәр һәм кыскача гына эчтәлеген сөйләп үттеләр. Барлыгы 15 укучы катнашты.

Әкрен барсаң- ерак китәрсең

Зур Кукмара мәдәният йорты каршында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Әкрен барсаң- ерак китәрсең” дигән темага юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча спорт эстафетасы үткәрелде. Укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшердек. Спорт уеннарында зирәклекне, өлгерлекне күрсәттек. Барлыгы 16 укучы

Без коррупциягә каршы

25 июнь көнне Клублар белән берлектә “Без коррупциягә каршы” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Барлыгы 10 кеше катнашты.

“Сәламәтлек- иң зур байлык”

14 июнь көнне Россия көне уңаеннан “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Сәламәтлек- иң зур байлык” дигән темага тәрбия сәгате һәм күңелле эстафета үткәрелде.

Истә калсын балачак

1 июнь балаларны яклау көне уңаенан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырылды. Барлыгы 17 бала.

Сабантуй бәйрәме

30 май көнне “Шатлык” балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Барлыгы 58 бала катнашты.

“Гаилә- синең белән мәңгегә”

17 май көнне Зур Кукмара мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә гаилә көне уңаеннан “Гаилә- синең белән мәңгегә” исеме астында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм әти- әниләр белән күңелле бәйрәм чарасы үткәрелде. Барлыгы 17 бала катнашты. 17 мая в Большекокморском СДК совместно с работниками культуры было проведено праздничное мероприятие “ Гаилә- синең белән мәңгегә ”, посвященное Дню семьи. Всего приняли участие 17 детей.

Урам бәйрәме

10 май көнне Зур Кукмара мәдәният йортында Урам бәйрәме үткәрелде. Октябрь, Эшче, Күңелле, Яшел, Яр буе урамнарының тарихы сөйләнде, танылган, күренекле кешеләре турында мәгълүмат бирелде. Туган авылыбызга багышланган матур шигырьләр укылды, җырлар җырланды. 10 мая в Большекукморском Доме культуры прошел Праздник улицы. Рассказали об историях улиц, об известных людях. Были прочитаны стихи, песни, посвященные родному селу.

"Бәйрәм белән ветераннар" Бөек җиңүгә 74 ел.

8 май көнне Бөек җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан митинг үткәрелде. Сугыш һәм тыл ветераннарын бәйрәм белән котладык, аларга матур шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. 8 мая состоялся митинг, посвященный 74-й годовщине Победы в Великой Отечественной войне. Мы поздравили ветеранов войны и тыла с праздником, звучали красивые стихи и песни.

Георгий тасмасы

“Бәләкәч” балалар бакчасы балаларына һәм хезмәткәрләренә Георгий тасмасы турында мәгълүмат бирелде һәм Георгий тасмалары өләшенде.

Балаларга сугыш турында укыйбыз

"Бәләкәч" балалар бакчасы балалары белән "Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акция үткәрелде. Балаларга “Мәңгелек – ул сезнең батырлык” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ә. Еники, А. Алишларнын сугыш турында язылган әсәрләре белән таныштык. Өчпочмаклы солдат хатлары укыдык.

“Милләтемнең кояшы син, и моңлы,нурлы Тукай”

26 апрель көнне Зур Кукмара авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Милләтемнең кояшы син, и моңлы,нурлы Тукай” исеме астында “Шатлык”, “Бәләкәч” балалар бакчасы балалары белән сәхнәләштерелгән театр- тамаша күрсәтелде.

“Ватаным -Татарстан”

23 апрель көнне Зур Кукмара авылы китапхаәсендә ТАССРга 100 ел уңаеннан “Ватаным -Татарстан” дигән темага әңгәмә үтте. Балаларга Ватан, Татарстаныбыз турында мәгълүмат бирелде. Татарстанның дәүләт символлары искә төшерелде. Соңыннан балалар белән “Без тынычлык яклы” дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. 23 апреля в Большекукминской сельской библиотеке состоялась беседа на тему “Ватаным - Татарстан”, посвященная 100-летию со дня рождения ТАССР. Ребятам была представлена информация о Родине, Татарстане. Всп

Театр яши, яшәячәк...

19 апрель көнне “Библиосумерки” акциясе уңаеннан Зур Кукмара авылы китапханәсендә китап укучылар белән “Театр яши, яшәячәк...”дигән темага китапханә дәресе үткәрелде. Укучыларны “Театр- яктылыкка, нурга илтә” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Театр, артистлар һәм костюмнар турында сөйләштек, презентация карадык. Соңыннан Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары әзерләгән З. Хәкимнең “Бармы ришвәттән дәва” дигән спектакльдән өзек карадык.

Галәмдә кеше

12 апрель- Космонавтика көне уңаеннан “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Галәмдә кеше” дип аталган китапханә дәресе үткәрелде. Балаларга космос, беренче космонавт турында мәгълүмат бирелде, презентация күрсәтелде. Соңыннан балалар белән ракета ясалды. Барлыгы 17 бала катнашты. 12 апреля-День космонавтики, связи с этим праздником с детьми детского сада “Бәләкәч” был проведен библиотечный урок “Человек в космосе”. Детям была представлена информация и показана презентация о космосе, и первом

Чисталык- үзебез өчен

“Эковесна” республика икеайлыгы кысаларында мәдәният йорты , китапханә территориясе җыештырылды, чүпләрдән арындырылды. В рамках республиканского двухмесячника "Эковесна" была проведена уборка территории дома культуры , библиотеки, проведена очистка от мусора.

Китапханәгә сәяхәт

10 апрель көнне “Шатлык” балалар бакчасы балалары китапханәгә кунакка килделәр. Алар китапханә тарихы, китаплар төзелеше, һәм китапханәгә ничек итеп теркәлергә кирәклеге турында белделәр. Шулай ук стеллажларга тезелгән китапларны игътибар белән карап чыктылар. Күбесе китапханәгә әти – әниләре белән килеп китап укучы буларак язылырга карар итте. Барлыгы 25 бала катнашты. 10 апреля дети детского сада "Шатлык" посетили библиотеку. Они узнали о ее истории, о структуре книг, о том, как нужно регистрироваться

Кошлар- канатлы дусларыбыз

4 апрель көнне “Шатлык” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерелек һәм уртанчылар төркеменә йөрүче балалары, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә язны каршы алу максатыннан “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Шулай ук “Хуш киләсез кошкайлар” дигән темага викторина үтте һәм кошларга кормушкалар ясап, агачка эленде. 4 апреля совместно с детьми средней группы детского сада” Шатлык "и работниками культуры был проведен праздник "Навруз". Также была проведена викторина на тему: ” Добро пожаловать, птички!".

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны

3 апрель көнне “Шатлык” балалар бакчасының кечкенәләр группасына йөрүче балалар белән берлектә “Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны” дигән темага тәрбия дәресе үткәрелде. 3 апреля в детском саду” Шатлык” совместно с детьми младшей группы провели воспитательный урок на тему” Люби, уважай, люби книгу".

Хуш киләсез кошкайлар

4 апрель көнне “Шатлык” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерелек һәм уртанчылар төркеменә йөрүче балалары, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә язны каршы алу максатыннан “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Шулай ук “Хуш киләсез кошкайлар” дигән темага викторина үтте һәм кошларга кормушкалар ясап, агачка эленде. 4 апреля совместно с детьми средней группы детского сада” Шатлык "и работниками культуры был проведен праздник "Навруз". Также была проведена викторина на тему: ” Добро пожаловать, птички!".