Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

"Чаңгы юлы - 2016"

20 нче февраль көнне Березняк авылы территориясендә " Чаңгы юлы - 2016"  дигән чаңгы ярышы уздырылды. Ярышта 4 яшьлек баладан 70 яшьлек олы кешегә кадәр катнаштылар. Алдан ярыш өчен  положение эшләдек. Өлкән судья итеп мине, ягъни ,  Березняк авылы китапханәчесе Сабирҗанова Гөлшат Сәүбән кызын билгеләделәр. Чаңгы ярышын иң яшь чаңгычыдан башладык. Ул - 4 яшьлек Ризванова Ләйлә булды, ә иң өлкән чаңгычы 70 яшьлек Мансур  абый булды. Ярышлар ппрограмма буенча булды.  Бу көнне барлык кешеләр дә кайнар коймак, кайнар чәй белән сыйландылар.Чаңгыда шуып призлы урыннарны алучыларга грамоталар, чаңгыгы баскан барлык авыл кешеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Чаңгы ярышы,  чын мәгънәсендә авыл бәйрәменә әверелде. Барлык кешеләргә дә бәйрәм ошады.