Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

Новости

«Прелесть татарского фольклора»

В Олуязской сельской библиотеке совместно с читателями провели библиотечный урок на тему: «Прелесть татарского фольклора» Во время урока повторили свои знание о фольклоре, провели обзор книг, читали баиты, мунаджаты, сказки, играли в разные игры. В конце урока ученики отгадывали загадки. Всего участвовало 6 человек.

“Язмышларга буйсынмас җан”

Олыяз авылы китапханәсендә Фәнис Яруллинның тууына 80 ел уңаеннан китапханәгә йөрүче укучылар белән “Язмышларга буйсынмас җан” исемле китапханә дәресе үткәрелде. Дәрес барышында укучылар белән Фәнис Яруллинның катлаулы тормыш юлы, иҗаты, гаиләсе турында сөйләштек,фикер алыштык. Фәнис Яруллинның шигырьләрен, “Яшел утрау хуҗалары” исемле повестен укыдык, аның турында презентация карадык. Барлыгы 9 укучы катнашты.

“Наши истоки. Читаем фольклор”

Олыяз авылы китапханәсе “Наши истоки. Читаем фольклор” акциясы кысаларында китапханәгә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрде һәм китап күргәзмәсе төзеде. Укучылар белән фольклор турындагы белемнәрне кабатладык(фольклор нәрсә ул? Аңа нәрсәләр керә?) Укучылар белән китапханәдә булган китаплар белән таныштык: “Татар халык мәкальләре” 3 томда, “Татар эпосы. Бәетләр”, “Татар балалар фольклоры», «Татар мифлары», «Татар халык риваятьләре һәм легендалары”, К. Хөснуллин “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” , “Татар халык уенна

“Бисердан крокодил”

Олыяз авылы китапханәсендә “Умелые ручки” клубына йөрүче балалар белән бисердан крокодил ясадык. Укучылар белән иң беренче куркынычсызлык кагыйдәләре ,эш тәртибе,схема һәм ясалган крокодил белән таныштык. Эш барышында балалар зур кызыксыну, теләк белән бик тырышып эшләделәр. Барлыгы 8 укучы катнашты.

«Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах»

Олыяз авылы китапханәсе 2-3 сыйныф укучылары белән берлектә «Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах» акциясында катнашты. Укучылар белән бергә разведчиклар,партизаннар турында язылган китапларга күзәтү ясадык һәм әңгәмә кордык.Әңгәмә барышында укучылар үзләренең сугышта катнашкан бабайлары, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары булган әби-бабайлары турында сөйләделәр.Барлыгы 17 бала катнашты.

“Чтение подростков Республики Татарстан в реальной и электронной среде»

Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә 7 нче класс укучылары арасында “Чтение подростков Республики Татарстан в реальной и электронной среде» исемле анкетирование үткәрде. Укучылар анкетаны бик теләп тутырдылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.

“Тылсымлы китаплар язучы апа”

26 январь- Балалар шагыйрәсе Әминә Бикчәнтәеваның тууына 105 ел тулу уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Тылсымлы китаплар язучы апа” исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар аның тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Шулай ук укучылар китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дэ таныштылар һәм өйләрендә укырга китаплар да алдылыр.

«Мәрхәмәтлелек атнасы»-олылар белән эш

Узган юлларыгыз катлаулы, Кылган эшләрегез мактаулы, Әле безгә бик тә кирәк сез, Яшьләр өчен олы терәк сез! Рәмзия Габделхакова Татарстан Республикасында «Мәрхәмәтлелек атнасы» бара. Олыларга хөрмәт йөзеннән Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә китапханәгә килә алмаучы әби-бабайларның өйләренә яңа кайткан китап-җурналлар алып барды. Әңгәмә барышында әби-бабайлар үзләренең яшьлек еллары, тормыш һәм хезмәт юллары турында турында сөйләделәр. Олылар үзләренең яраткан язучылары, шагый

«Көзге мәрхәмәтлелек атнасы”-олыларны котлау

1 октябрь-өлкәннәр көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Урал” авыл хуҗалыгы әзерләгән күчтәнәч-пакетлар белән өлкәннәрне котлап йөрделәр. Әби-бабайларыбызга озын гомер,нык сәламәтлек,бәхет-шатлыклар теләдек. Алар бик сөенделәр һәм чын күнелләреннән рәхмәт әйтеп озатып калдылар.

“Мәрхәмәтлелек атнасы”-көзге экскурсия

“Мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында Олыяз авылы китапханәчесе балалар белән “Табигать һәм без” исемле экскурсиягә барды. Балалар белән тауга,посадкага, су буена бардык. Укучылар белән табигать, файдалы үләннәр,кошлар,хайваннар -экология турында әңгәмә алып барылды.

“Мәрхәмәтлелек атнасы”

Татарстан Республикасында “Мәрхәмәтлелек атнасы” бара.Шул уңайдан Олыяз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Кукмарада барган төзелешкә барып ярдәм итеп кайттылар. Артык балчыкны ташып, чүпләрне түктек.

«Без-табигать баласы!»

9 июнь көнне Олыяз авылы китапханәчесе китап укучылар белән экскурсиягә барды. Табигать кочагында төрледән-төрле уеннар уйнадык, скакалкада сикерү ярышы , 2 командага бүленеп футбол ярышы үткәрдек. “12 июнь-Россия көне” уңаеннан укучылар белән әңгәмә булды, табышмаклар чиштек.

“Пушкин һәм аның иҗаты”

6 июнь- Бөек шагыйребез,язучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Шул уңайдан Олыяз урта мәктәбендә эшләп килүче лагерьга йөрүче балалар Олыяз авылы китапханәсенә кунакка килделәр. Китапханәче “Пушкин һәм аның иҗаты” исемле әңгәмә үткәрде. Әңгәмә вакытында укучылар тагын бер тапкыр Пушкинның тормыш юлы,иҗаты белән танышып киттеләр. Китапханәче әзерләгән презентацияны һәм китап күргәзмәсен карап үттеләр. Әңгәмә ахырында укучылар китаплар алып кайтып киттеләр.

"1 июнь- балаларны яклау көне"

"1 июнь- балаларны яклау көне" уңаеннан Олыяз авылы китапханәсе балалар бакчасында кунакта булып кайтты. Тәрбияче Мубаракова Ләйсән Салихҗан кызы белән берлектә бакчага йөрүче балалар белән саф һавада уеннар оештырылды,балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, “Табигать-изге йорт» исемле әңгәмә алып барылды.

“Китап-белем чишмәсе”

Район,авыл китапханәләренә бик күп яңа китаплар кайта. 2017 елда гына Олыяз авылы китапханәсенә 130 яңа китап кайтты.Шулар арасында балалар китаплары да бик куп. Китаплар белән беренчеләрдән булып Олыяз авылы балалар бакчасына йөрүчеләр таныша. Балалар үзләренә ошаган китапны сайлап алалар да, аннары тәрбиячеләре Ләйсән Салихҗан кызы балаларны китаптагы һәрбер әсәр белән таныштырып чыга.

"Гаилә белән укыйбыз!"

Олыяз авылы китапханәсенә һәрдаим гаилә белән дә килеп газета-журнал караучылар, китаплар алучылар бар. Әти-әниләр үзләренә, балалар үзләренә китап сайлыйлар. Китапханәче алар белән әңгәмәләр оештыра, китапларга күзәтүләр ясыйлар.

“Без-Тукай оныклары”

Габдулла Тукайның тууына 131 ел уңаеннан Олыяз авылы китапханәчесе тәрбияче Мубаракова Ләйсән Салихҗановна белән берлектә Олыяз авылы балалар бакчасында “Без-Тукай оныклары” исемле балалар иртәсе үткәрде. Нәни укучылар Габдулла Тукайнын катлаулы тормыш юлы, аның иҗаты, төрледән-төрле әкиятләре һәм китаплары белән таныштылар. Балалар үзләре белгән әкиятләрне,шигырьләрне сөйләделәр. Укучылар кызыксыну белән Габдулла Тукайнын һәрбер китабын карап чыктылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.

"Ветераннарны хөрмәтләп"

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Олыяз авылында яшәүче тыл ветераннарына,толларга, әтиләре сугышта үлгән әби-бабайларыбызга “Урал” колхозы бүләкләр әзерләде. Аларны котлап,бүләкләрне өләшеп авыл советы рәисе,китапханәче,мәдәният йорты җитәкчесе йөрде. Хәрбер өйдә безне якты йөз белән каршы алып, зур рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар.

Өмә-2017

“2017-экология елы” уңаеннан Олыяз авылы мәдәният йорты,библиотека,почта,җирлек советы хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Мәдәният йорты территориясын, посадка яннарын чүпләрдән чистарттылар.