Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

Новости

“Гаилә-бәхет ачкычы”

15 май-гаилә көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә “Гаилә-бәхет ачкычы” исемле әдәби чара үтте. Бәйрәмгә берсе мәктәпкә, икенчесе балалар бакчасына йөрүче апалы-сеңелле, апалы-энеле укучылар чакырылган иде. Бәйрәм барышында укучыларны гаилә төшенчәсе, гаиләдәге, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр, тәрбия турында әңгәмә алып барылды. Шулай ук гаиләгә карата булган мәкальләр, әйтемнәр белән таныштык. Мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөрүчеләр арасында конкурслар да булды. Һәрбер укучы үзенең гаиләсе, гаиләләр

"Рәхмәт сезгә,ветераннар!"

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Олыяз авылында яшәүче тыл ветераннарына,толларга, әтиләре сугышта үлгән әби-бабайларыбызга “Урал” күмәк хуҗалыгы күчтәнәч тутырылган пакетлар әзерләде. Өлкәннәребезне котлап, бүләкләрне өләшеп китапханәче, мәдәният йорты җитәкчесе йөрде. hәрбер өйдә аларны якты йөз белән каршы алып, зур рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар.

« Читаем Детям о Войне 2018»

Олыяз авылы китапханәсе укучылар белән « Читаем Детям о Войне 2018» исемле акцияда катнашты. Укучылар белән «Бөек Җиңүгә 73 ел” исемле әңгәмә үткәрдек. Әңгәмә барышында укучылар белән Бөек Ватан сугышы һәм сугыш вакытындагы тормыш турында сөйләштек. Укучылар үзләренең сугышта катнашкан бабайлары, туганнары хакында сөйләделәр. Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар, шагыйрьләр, “Җәлилчеләр” турында сүз алып барылды. Әңгәмә барышында шулай ук китап күргәзмәсе белән таныштык, андагы китапларга күзәтү ясадык,

«Тукай яши безнең йөрәкләрдә!»

26 апрель- татар халкының йөзек кашы Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан Олыяз авылы балалар бакчасында Олыяз авылы китапханәсе белән берлектә «Тукай яши безнең йөрәкләрдә!» исемле әдәби-музыкаль кичә булды.Бәйрәмне тәрбияче Мубаракова Ләйсән Салихҗан кызы ачып җибәрде. Балалар Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның шигырьләре буенча иҗат ителгән җырлар җырладылар, балалар үзләренең өйрәнеп килгән “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Карлыгач”, “Әллүки”, “Гали белән кәҗә”

“Чүлмәктәге чәчкәләр”

“Чүлмәктәге чәчкәләр” Олыяз авылы китапханәсендә эшләүче “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар белән китапханәче Камалиева Сөмбелә “Чүлмәктәге чәчкәләр” исемле поделка ясады. Балалар белән беренче шар, җеп һәм клей –ПВА белән кокон ясадык һәм киптерергә куйдык. Кокон кипкән вакытта гофрированный кәгазьдән чәчәкләр ясадык. Кокон яхшылап кипкәннән сон, эчендәге шарын алып, коконга чәчәкләр ябыштырдык. Балалар зур кызыксыну белән эшләделәр һәм бик матур поделкалар килеп чыкты. Барлыгы 15 бала катнашты.

“Әкияттә кунакта”

20 апрель көнне “Библиосумерки” акциясы кысаларында Олыяз авылы китапханәсендә “Әкияттә кунакта” исемле кичә үткәрелде. Кичәнең максаты: әкияткә карата кызыксыну уяту,балаларны әкият иленә сәяхәт аша кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле, ярдәмчел итеп тәрбияләү. Кичә башында китапханәче Камалиева Сөмбелә укучыларны төрледән-төрле әкият китаплары, аларның авторлары, төрле халыкларның әкиятләре белән таныштырды. Укучылар үзләренең яраткан әкиятләрен укыдылар, сөйләделәр. Укылган һәрбер әкияткә укучылар

“Китапханәгә сәяхәт”

6 апрель көнне Олыяз авылы балалар бакчасына йөрүче балалар Олыяз авылы китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәче Камалиева Сөмбелә аларны бик матур китап кургәзмәсе, яңа китаплар, җурналлар, “Оста куллар” түгәрәгендә ясаган әйберләр белән таныштырды. Китапханәче балаларны Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юллары, китаплары белән таныштырды. Балалар китапханәчене зур кызыксыну белән тыңладылар,китап-җурналларны бик игътибар белән карадылар. Барлыгы 21 бала катнашты.

“Кошлар-безнең дусларыбыз!”

1 апрель- кошлар көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә Олыяз авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Мубаракова Ләйсән Салихҗан кызы һәм Гарипова Лилия Газинур кызы белән берлектә “Кошлар-безнең дусларыбыз!” исемле әдәби-музыкаль кичә оештырды. Кичәдә балалар белән кошлар турында, аларның төрләре, күчмә һәм торак кошлар, кыр һәм йорт кошлары турында әңгәмә алып барылды. Бик күп кошлар турында яңадан-яңа мәгълүматлар белдек, кошлар турында табышмаклар чиштек, сынамышлар, мәкальләр укыдык һәм к

“Тылсымлы китап иле”

2 апрель- балалар китабы көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә “Тылсымлы китап иле” исемле әңгәмә үткәрелде. Укучылар белән бу көннең кайчан, кайда барлыкка килүе хакында, балалар китаплары, авторлары хакында сөйләштек. Укучылар үзләренең иң яратып укый торган авторлары, китаплары турында сөйләп киттеләр һәм үзләренә ошаган әсәрләрен укып та күрсәттеләр. Әңгәмә барышында Р. Миңнуллинның “Әни, мин көчек күрдем”, “Алма бабай”, Х. Халиковның “Сакчы күркә”, Ә. Гаязовның “Мин бәләкәй бит әле”, Л. Лероннын “

“Шашка ярышы”

Укучыларның язгы каникул вакытлары. Аларның ялларын файдалы үткәрү максатыннан Олыяз авылы китапханәсендә шашка ярышы узды. Укучылар белән иң беренче шашка уенының тарихы, кагыйдәләре белән танышып чыктык. Укучылар бик тырышып,кагыйдәләрне бозмыйча уйнадылар. Беренче урынны-Нуриева Ралина (1 класс укучысы), икенче урынны- Нуриева Эльвина (4 класс укучысы), өченче урынны-Ибрагимов Данил (4 класс укучысы), дүртенче урынны- Хамидуллина Әлфинә (3 класс укучысы) алдылар. Уен балаларга бик ошады, уен нәтиҗәсеннән

«Мин әкиятләр яратам”

Укучыларның язгы каникуллары уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә “Мин әкиятләр яратам” исемле рәсем ясау конкурсы оештырылды.Укучылар белән иң беренче аларның яраткан китаплары, әкиятләре турында сөйләштек, фикер алыштык, аннан сон укучылар үзләре яраткан әкият геройларын һәм әкияттән күренешләр ясадылар.Соңыннан 1,2,3 урыннарны билгеләдек. Барлыгы 6 укучы катнашты.

“Күңелле стартлар”

Олыяз авылы китапханәсендә китап укучылар белән “Күңелле стартлар” оештырдык. Укучылар 2 командага бүленеп көч сынаштылар: “Умырзаялар”, “Ландышлар”. Командаларның биремнәре: ярманы 3 төргә аеру, хайван исемнәре язырга, “Табышмаклар” сүзеннән яңа сүзләр төзеп язырга, скакалкада сикерү, обруч әйләндерү, табышмыклар чишергә, пазл төзергә һәм капитаннар ярышы. Һәр капитанга 10 ар сорау бирелде. Ярыш ахырында җыелган баллар буенча “Умырзаялар” командасы җиңү яулады. “Күңелле стартлар” чәй эчү белән тәмамланды.

“Без-табигать сагында!”

“Мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында Олыяз авылы китапханәсенә йөрүче укучылар белән кошларга җимлек ясадык. Укучылар белән сөйләшеп-киңәшләшкәннән сон ,без кызлар да, малайлар да, олылар-кечеләр -һәрбер кеше ясый ала торган материалны сайладык. Без җимлекне буш шешәләрдән һәм кечкенә чиләкләрдән ясарга булдык. Беренчедән, кошларга бик әйбәт җимлек килеп чыкты,ә ,икенчедән, шушы материалдан җимлек ясап,ташланасы әйберләргә икенче тормыш бирдек һәм табигатебезне шушы чүпләрдән саклап калдык.Барлыгы 14 укучы ка

“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы”

Олыяз авылы китапханәсендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясы кысаларында Лев Николаевич Толстойның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Рус әдәбиятының йөзек кашы” исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар белән язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Аның “Косточка”, “Лев и собачка”, “Кавказский пленник”, “Война и мир”, “Басни,сказки,рассказы” исемле китапларына күзәтүләр ясадык, әсәрләрен , әкиятләрен укып фикер алыштык. Барлыгы 13 укучы катнашты.

Анкета «Чтение пользователей муниципальных библиотек в сёлах Татарстана»

Олыяз авылы китапханәсенә йөрүче укучылар белән «Чтение пользователей муниципальных библиотек в сёлах Татарстана» исемле социологическое исследованиеда катнаштык. Укучылар белән шул темага анкеталар тутырдык. Социологическое исследованиеда өлкәннәр һәм мәктәп укучылары катнашты, барлыгы 10 кеше

"Әниләргә бүләк"

8 март- әниләр,әбиләр, апайлар, сеңелләр бәйрәме. Шул уңайдан Олыяз авылы китапханәсендә эшләүче “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар белән әниләренә, әбиләренә буләк- веер ясадык. Беренче эш итеп, 8 март бәйрәме турында әңгәмә үткәрдек. Әңгәмә барышында балалар үзләренең әниләре,әбиләре турында сөйләделәр. Эшкә керешер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре белән ныклап таныштык, чөнки эш барышында кайчы, кл

“Сәламәтлек-иң зур байлык”

1 март- наркоманияга каршы көрәш көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә “Сәламәтлек-иң зур байлык” исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар белән шушы чир турында, аның нинди куркыныч булуы хакында сөйләштек.”Наркотики-это смерть» дигән презентация карадык, укучылар үзләрен кызыксындырган,борчыган сорауларын бирделәр. Әңгәмә барышында В.Н. Ягодинский “Школьнику о вреде никотина и алкоголя”, Л.М.Зорина “Созависимость и пути ее преодоления», «Наступление на зло», «Наркомания: балаларыбызны ничек

“Туган телем-иркә гөлем”

21 февраль-Туган тел көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәсе Камалиева Сөмбелә Олыяз урта мәктәбе укытучысы Гилмутдинова Зөлфия Шарифулловна белән берлектә “Туган телем-иркә гөлем” исемле әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Кичәнең максаты: укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, Туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру. Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Кичә китапханәченең чыгышы белән

Китапханәдә яңа стендлар

“2018- Россияда волонтер елы”, 2018- Татарстанда Лев Николаевич Толстой елы”, “2018- Кукмарада халык мәгарифе елы” уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә стендлар ясап куелды. Укучылар ел буе таныша алачаклар.

“Әтиләргә бүләк ясыйбыз”.

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан китапханәгә йөрүче балалар белән әтиләргә бүләк-самолет ясадык. Иң беренче 23 февраль нинди бәйрәм икәнлеге, аның тарихы хакында сөйләштек, әтиләр турында шигырьләр сөйләдек. Самолетны ясый башлар алдыннан без беренче эш итеп куркынычсызлык кагыйдәләре, эш тәртибе белән таныштык. Хәрбер бала узе сызды, узе кисте һәм ябыштырды. Балаларга самолет ясау бик ошады, тырышып эшләделәр. Соңыннан балалар белән уеннан уйнадык,табышмаклар чиштек. Барлыгы 12 бала катна